Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан авылларында халыкны алты ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сентябрьдә 1 600 белгечне әзерли башларга җыеналар.

Татарстанда фельшерлар җитми. Рәсмиләр авыллардан бер кешене алты ай укуга җибәреп, кире фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАП) эшләргә кайтарачак. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин республика хөкүмәтендә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, кадрлар мәсьәләсен Оренбур үрнәгендә хәл итәргә уйлыйлар. Анда кадрлар җитмәү сәбәпле, фельдшер ярдәмчеләре барлыкка килгән. Аларны башкача санитар, йә кече шәфкать туташы дип атарга мөмкиннәр. 6 ай дәвамында укыганнан соң белгеч авыл халкына медицина хезмәте күрсәтә башлар дип көтелә.

“Быел сентябрьдән укуларны башларга җыенабыз. Казан медицина көллияте белән килешү бар. Татарстанның ФАП урнашкан һәрбер авылдан бер кеше укырга җибәреләчәк. Без яшь кызларны сайлап алырга телибез, гәрчә ир-атлар да, хатын-кызлар да була ала. Безнең исәпләргә караганда, 1 600 белгеч әзерләнәчәк. Алар табиб булмаган җирләрдән генә түгел, фельдшер булган авыллардан да юлланачак”, диде ул.

Фельдшер ярдәмчеләре дигитал юнәлешне үзләштерәчәк. Шикәр дәрәҗәсе, кан басымы, пульс, электрокардиограмма һәм башка күрсәткечләрне алып ул интернет аша Үзәк хастаханәгә җибәрергә тиеш булачак.

Әлегә Татарстанда табибы булмаган авылда халыкка күрше авыл фельдшеры дәвалый ди министр.

2023 елда Татарстан хөкүмәте 22 авылда ФАП төзи. Соңгы 10 елда республикада 658 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелгән һәм 1 466 пункт төзекләндерелгән.

Татарстан медицина белгечләренә кытлык кичерә. Узган ел республикага 2,1 мең табиб җитми диелде. 2023 елга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда табибларга кытлык 6,1 процент, урта медицина персоналына - 4 процент тәшкил иткән әйтелде.

Шуңа карамастан, республика үзенең табибларын Украинаның Русия басып алган төбәкләренә җибәреп торды һәм бу кампанияне дәвам итә. Узган ел Сентябрь азагында Русия оккупациясендә калган Луһански өлкәсеннән 25 табиб хезмәт күрсәтеп кайтты.

Татарстан табиблары сугышка да җибәрелде. Дәүләт медицина оешмаларының 47 хезмәткәре Украинадагы сугышта катнаша. Русия гаскәренә 35 кеше мобилизация кысаларында алынган. Алар арасында республиканың дәүләт хастаханәләрендә эшләүче 8 табиб, 24 урта медицина хезмәткәре һәм медицина персоналы саналмаган 3 хезмәткәр бар.

Алар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG