Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда UT Fest фестивале узды

19-20 августта Чаллыда UT Fest узды. Бу — UrbanTatar татар төркеме тарафыннан оештырылган икенче фестиваль. Көн озын "Азатлык" мәйданында чаллылар төрле мәйданчыкларда узган чараларда катнаша алды, фестиваль тулысынча татарча узды. Монда татарча шигырь уку да, җырчылар өчен ике сәхнә дә, балалар өчен мәйданчык та, татар тауарларын саткан маркет та, сыйлану урыны да булды. Кичен исә элекке "ЗЯБ" заводының ташландык бинасында концерт оештырылды.

Фестивальдә быел үзенчәлекле проект та булдырылган иде. Бу — "Татар телчесе" - "Татарская училка" фотокүргәзмәсе. Аны UrbanTatar "В потоке Камы" дип исемләнгән медиа белән берлектә ясады. Аның асылы шунда: унбиш кеше, алар арасында ир-егетләр дә, хатын-кызлар да бар, алар төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре, араларында татарлар да, урыслар да бар — барысы да үзенең татар теле укытучысы турында сөйли, татар теле турында, аның мәктәпләрдә мотлак укытуның туктатылуы хакында фикерләре белән уртаклаша. Аларның бу тарихлары ике телдә зур фотолар буларак ясалды, фестиваль мәйданына урнаштырылды. Оештыручылар бу проект белән 2017 елда татар телен прокуратура тарафыннан бастырылуы, тыелуы хакында тагын бер тапкыр искә төшерергә, татар теленең хәле, аны бүген укыту турында фикерләшергә, бәхәсләшергә чакырырга теләгән, әмма бу барып чыкмаган. Каты җил чыгып фоторәсемнәр туздырылган, күргәзмә булмый калган, дөресрәге аны күп кеше күрми калган. Оештыручылар соңрак булса да бу проект тормышка ашачак, аерым ясалачак, татар теле укытучысы турында тарихлар белән онлайн да танышып булачак дип ышандыра.


дәвам

XS
SM
MD
LG