Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә активистларга теләктәшлек белдерү өчен мәхкәмәгә килгән 23 кырымтатар тоткарланган


Хәрби комиссар аларга повестка тапшырырга тырышкан.

25 август көнне "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә өч мөселман - Сейдамет Мустафаев, Эльдар Якубов һәм Абдулмеджит Сейтумеров сак астына алынды. Аларны тикшерү изоляторына озаткач, куәт оешмалары хезмәткәрләре теләктәшлек белдерү өчен мәхкәмә янына җыелган кырымтатарларны тоткарлап полиция бүлегенә озата башлаган.

«ОВД-Инфо» язуынча, тоткарлау вакытында ике кеше җәрәхәтләр алган. Энверу Сейтмеметовның кулын чыгарганнар, ә Эльдар Алиевның йөзендә күгәргән урыннар күренгән.

"Грати" язуынча, шул ук көнне тоткарланган әлеге кырымтатарлар янына хәрби комиссариатка чакыру тапшыру өчен военком килгән. Ләкин кырымтатарлар повестканы алудан баш тарткан. Хәрби комиссар шуннан соң киткән.

Тоткарланучылрга бер урында күпләп кеше катнашындагы җыен оештыру нигезендә беркетмә төзелгән. Аларны Кырымның төрле вакытлыча тотылу урыннарына җибәргәннәр. Бүген аларга карата мәхкәмә булачак.

Барлыгы террорчылык эше нигезендә мәхкәмә алты кешене тоткарлады. 24 август көнне Бахчасарайдан һәм Бахчасарай районыннан Руслана Асанов, Аметхан Умеров, Ремзи Ниметулаев тикшерү изоляторына җибәрде. Алар да «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә гаепләнә.

Адвокат Эдем Семедляев "Кырым теләктәшлегенә" сөйләвенчә, куәт оешмалары хезмәткәрләре мөселманнарны берничә ел дәвамында күзәткән. Аның сүзләренчә, эш материалларыннан күренгәнчә, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) кырымтатар йортларында тыңлау оештырган һәм кайбер очрашуларны яздырып барган.

Моннан тыш, адвокат әйтүенчә, җинаять эшен ачу өчен ике яшерен шаһитның аңлатмалары кулланылган. Алар имеш кайбер яшерен очрашуларда катнашуларын әйткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG