Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада гранат шартлату белән янаган ир тикшерү изоляторында үзенә кул салган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Baza мәгълүматынча, бу хәл Уфаның 1 нче тикшерү изоляторында булган.

Уфада гранат шартлату белән янаган 39 яшьлек Илдар Булатов тикшерү изоляторындагы төрмә камерасында үзенә кул салган. Бу хакта Telegram-каналлар хәбәр итә.

Mash Batash әлеге мәгълүматны ирнең туганнарына сылтама белән җиткерә. "Туганнары әйтүенчә, Илдар үлгән. Ул тикшерү барган вакытта ике ай утырырга тиеш булган камерада үзенә кул салган", дип яза канал.

Baza мәгълүматынча, бу хәл Уфаның 1нче тикшерү изоляторында булган.

2 августта Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде.

Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар.

  • Әлеге хәл турында "Башинформ" дәүләт агентлыгы башта берни дә язмады. Бары тик Радий Хәбиров килгәч кенә, мәгълүмат бирә башлады. Хакимияткә якын телеграм каналлар, блогерлар Башкортстан башлыгының бу гамәлен хуплап, аны каһарман итеп күрсәтте.
  • Шул ук вакытта Хәбировның гранат тоткан кеше белән сөйләшүен "бер кирәкмәгәнгә үзен куркыныч астына кую" диючеләр дә, бу адымга рейтингын күтәрү өчен барды дип бәяләүчеләр дә булды.
  • "Пруфы" журналистлары Уфа юлында гранат шартлату белән янаган Илдар Булатовның абыйсы белән сөйләшкән иде. Ленар Булатов сөйләвенчә, сугыш барган җирдә һуманитар ярдәм аркасында хәрби җитәкчелек белән Илдар Булатов арасында низаг чыккан булган. Ул Илдар Булатовның психик чире юк дип искәрткән, аның хәтере дә яхшы, акыл ягыннан да сәламәт, әмма Илдар гаделсезлекне кабул итә алмый, дигән. Илдар Булатовның гаиләсе, балалары бар, үләргә җыенмаган, аның бу адымы көтелмәгән, гадәттән тыш дип аңлатканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG