Accessibility links

Кайнар хәбәр

 “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтендә сугышчыларына “акча эшләүнең башка юлларын” эзләргә кушканнар


"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары

Хосусый хәрби ширкәт сугышчыларына эш бирергә “тырышачак”, әмма “кайчан һәм нинди күләмдә – әлегә билгеле түгел”, ди "Вагнер" вәкиле.

“Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкиле ширкәткә ялланган сугышчыларга башка эш табарга тәкъдим иткән, чөнки төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур.

Бу хакта “Важные истории” яза. Басма яллы сугышчылар арасында таралган аудиомөрәҗәгатькә таяна. Әлеге аудиоязманың чын булуын басмага “Вагнер” вәкилләре дә раслаган.

Аудиомөрәҗәгатьтәге кеше вазгыятьне “бик катлаулы” дип атый, “безне махсус хәрби операциягә (Украинадагы сугышка – ред.) уздырмыйлар”, дип искәртә.

“Берничә дистә мең әзерлекле сугышчылар эшләргә һәм ватанны сакларга әзер, әмма билгеле хәлләр аркасында безне әлегә кертмиләр. Хәзер Африкада һәм Якын Көнчыгышта эш вариантлары эзләргә мәҗбүрбез. Анда да хәлләр катлаулы. Җитди көндәшләребез – саклану министрлыгы һәм Росгвардия бар, алар да безнеке кебек үк эшчәнлек белән шунда керергә ниятли һәм тырыша”, диелә аудиоязмада.

"Вагнер" вәкиле сүзләренчә, Евгений Пригожин соңгы тапкыр Африкага барган вакытта “бу мәсьәләләрне хәл иткән” һәм хәзер “алар алга таба җитәкчелек тарафыннан хәл ителәчәк”. Хосусый хәрби ширкәт сугышчыларына эш бирергә “тырышачак”, әмма “кайчан һәм нинди күләмдә – әлегә билгеле түгел”, ди язмадагы кеше.

“Шуңа күрә яки көтегез, йә акча эшләүнең башка юлларын эзләгез. Халыкара вазгыятьне күзәтеп торыгыз. Әгәр безнең төркемне “махсус хәрби операция”гә уздырсалар, хезмәткәрләр тыю эшчәнлеген торгызачакбыз, эш булачак”, ди язмада “Вагнер” вәкиле.

  • The Wall Street Journal басмасы Евгений Пригожинның соңгы көннәрен Африкага сәфәрләрдә үткәрүен язган иде. 18 августта Пригожин Үзәк Африка Республикасы президенты Фостен-Арканж Туадера белән очрашкан һәм аны хезмәттәшлекне дәвам итәргә үгетләргә тырышкан диелә. Басма мәгълүматынча, элегрәк Русия президенты Владимир Путин Туадерага Пригожиннан читләшергә киңәш иткән булган.
  • Пригожин вафат булыр алдыннан Ливиягә Русия саклану министры урынбасары Юнус-Бек Евкуров килде – моны хәзер хезмәттәшлек ике гаскәр белән алып барылачак дип кабул иттеләр.
  • Журналист Андрей Захаров Пригожинга Сүриядән дә "олагырга" кушканнар дип ышандырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG