Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан, Миңнеханов 55 километр тирәлектә карантин кертте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Лениногорски кошчылык фабрикасында кош гриппы чыккан. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләгә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 29 августтан башлап кош гриппы чыккан, таралу куркынычы булган һәм күзәтү зоналарында карантин кертү турында фәрман имзалаган.

Кош гриппы Лениногорскидагы кошчылык фабрикасында чыккан. Бөтен кош-кортны да: 220 меңнән артык тавыкны юк итәчәкләр. Авыру кошларны дәваларга ярамый, шулай ук президент фәрманы нигезендә бирегә кош-корт һәм йомыркалар, кош азык-төлеге, җиһазлар кертү һәм чыгару тыела. Кошчылык фабрикасында тавыкларны суймый гына үтерү оештырылачак, аларны соңрак яндырачаклар. Оешманың баш мөдире бөтен хезмәткәрләрне дә вакциналауны оештырырга тиеш булачак.

Кош гриппы таралу куркынычы яный торган биш километр радиустагы аралыкка Лениногорски шәһәре, Тимәш авылы, Вәлиев бистәсе һәм Савочкино авылы керә. Бирегә кош-корт һәм йомырка кертү-чыгару, азык-төлек әзерләү, кош-кортны урамда йөртү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру һәм кошлар аулау тыела.

Күзәтү зонасына исә куркыныч яный торган зона чикләреннән кимендә 50 километр радиуста урнашкан җирләр кергән. Бу – Татарстанның тугыз районы: Лениногорски, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары.

Лениногорски кошчылык фабрикасында тавыклар узган атнаның җомгасында, 25 августта үлә башлаган. Икннче көнне үлгән тавыкларны лабораториядә тикшереп, кош гриппы ачыкланган.

9 августта кош гриппын Уфа янында – Авдон авылындагы «Башкирская» кошчылык фабрикасында тапканнар иде. Ул чакта Татарстанда биредә җитештерелгән 300мең йомырканы сатудан алдылар. Татарстан республикасы җирләре куркыныч яный торган зонага кертелмәгән иде. Уфа районындагы Авдон авылыннан Лениногорски кошчылык фабрикасына кадәр ара - 240 километр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG