Быелгы урып-җыю кампаниясендә Татарстанда, узган елга караганда, уңыш күләме якынча 30 % кимегән. Бу хакта 5 сентябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Министр аңлатканча, уңышның кимүе һава торышына бәйле. Май аенда республиканың көнчыгыш өлешендә һава температурасы 12 градуска төште. Шулай ук корылык һәм яңгырларның аз явуы да йогынты ясаган. Татарстанда туфрак дымлылыгы нормадан 48 процентны гына тәшкил иткән.
"Уртача уңыш гектарына 25,8 центнер булды. 2022 елда бу күрсәткеч 36,9 центнер иде", диде ул.
Иң аз уңыш Ютазы районында җыеп алынган. Әлеге мәйданнарда бер гектарга 15,1 центнер ашлык җыелган. Шулай ук Баулыда — 15,3, Азнакай — 15,8, Әлмәт — 16,2, Чирмешән — 17,1, Әгерҗе — 17,1 центнер дәрәҗәсендә булган.
Мул уңыш Татарстанның көнбатыш районнарында күзәтелгән. Тәтештә гектарына 39,2 центнер, Чүпрәледә - 37,8 центнер, Кайбычта - 34,4 центнер ашлык җыеп алынган. Шулай ук Кукмара районы мәйданнарында гектарына 35,7 центнер уңыш тупланган.
Уңыш аз булуына карамастан, ашлыкка бәяләр төшкән. Узган ел белән чагыштырганда, арыш - 22%, арпа - 17%, бодай - 3-9% очсызланган. Бу узган елда сатылмыйча калган ашлыкның күп булуы белән бәйле. Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстан келәтләрендә 600 мең тонна ашлык саклана.
Ел башыннан республика чит илләргә 12 млн доллар күләмендә ашлык сата алган. Сатып алучы илләрдән Төркия, Иран, Сүрия, Казакъстан аталды.
Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы чит ил техникасына бәйле булып кала.
"Тракторлар 10%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30%, сыер саву җиһазлары - 100% импортка бәйле", диде Җәббаров.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Элегрәк Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
Татарстан авыл хуҗалыгы чит ил техникасына, орлыкларына ихтыяҗ кичерә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров сүзләренчә, республикада чит ил селекциясендәге орлыклар, техник культуралар һәм кукуруз кулланыла: чөгендернең 100%, бәрәңгенең - 96,5%, көнбагышның - 79%, рапсның - 62%, куркурузның - 23% чит ил орлыклары. Татарстан кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала.
Республикада кулланылучы печән әйләндергече - 41 процентка, чәчүлек комплексы - 56%, печән чапкычлар - 52%, чөгендер җыючы комбайннар - 76%, бәрәңге алучы комбайннар - 56%, ашлык комбайннары - 29%, тракторлар - 11%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30 процентка импорт техника булып тора.
Нәтиҗәдә, 2022 елда Татарстанда мөгезле эре терлек саны 16 мең башка кимегән. Маллар санын зур инвесторлар азайта. "Кызыл Шәрык" оешмасы 8 824, "Ак Барс" холдингы - 5 169, "Агросила" - 1 471 башка киметкән. Моннан тыш, "Кызыл Шәрык"та сөт җитештерү дә 18 процентка кимегән. Авыллардагы фермерлар да мөгезле эре терлек саны 1,3 мең башка киметкән.
Инвесторларның җитештерүне киметүе авылларда эшсезлекне арттырды.
Җәй башында Татарстанда сөт бәясе төште. Авыл халкы терлек башын киметү турында уйлана башлавы турында Азатлыкка сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум