Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшчеләргә кытлык: белгечләр сугыш йогынтысы да булуын фаразлый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда машинистлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, тимер кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң зур кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче “Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе”. Анда 3321 эшче җитми диелә.

Былтыр февральдә Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң, чит ил ширкәтләре Русиядән китә башлагач, Башкортстан хакимиятләре эшсезлекне арттырмаска тырышты. Бу проблем хәл ителде: эшчәнлеген туктаткан оешмаларның хезмәткәрләрен вакытлыча башка җиргә эшкә урнаштырдылар, юл төзелеше, койма буяу, авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп иттеләр, кыскартуга эләгү куркынычы булганнарга һөнәри һәм өстәмә белем бирделәр. Бу чаралар өчен 895 миллион сум бүлеп бирү ниятләнде. Әмма проблем хәл ителсә дә, яңа баш авыртуы чыкты – республикада эшчеләрне табу авырайганнан авырая, дип яза Мkset.

“Түрәләр һәр атна саен киңәшмәләрдә эшче көчләр җитмәве турында сөйли. Эш эзләү сервислары вакансияләр белән тулы. Шул ук вакытта Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң аз күрсәткечләрдә”, дип искәртә басма.

Басма язуынча, Башкортстанда машинистлар, операторлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, металл кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми.

“Файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар вакансияләр санын 8177дән 13367гә кадәр арттырган. Авыл хуҗалыгында эшчеләргә ихтыяҗ 23 процентка арткан, эшкәртү сәнәгатендә – 18 процентка”, дип яза басма.

Республика хезмәт министрлыгы белешмәләренә таянып Mkset язуынча, Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң нык кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче “Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе”. Оешмага 3321 кеше җитми диелә.

Икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов басмага әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең “өлешчә” мобилизация кысаларында һәм “ихтыяри” батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять.

Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм “моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе” – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.

  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Июль ахырында билгеле булганча, Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар. Радий Хәбиров сүзләренчә, Алмаз Сафин исемендәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG