Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ягулыкны канистрга агызып сатуны тыйганнар, белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Илеш районында тракторчы ир ягулык салу станциясенә килгән һәм тимер канистрга ягулык агызып алмакчы булган. Аңа "җитәкчелек канистрга ягулык агызып сатуны тыйды", бактан кала бернинди савытка да тутырып сатарга ярамый, бу хакта боерык килде, дигәннәр.

Башкортстанның Илеш районында тракторчыга ягулык салу станциясендә дизель ягулыгын канистрга агызып сатудан баш тартканнар. Бу хакта Пруфы яза. Басма редакциясенә моны дәлилләүче видео җибәргәннәр. Илеш районында юл төзелеше бара – тракторының ягулыгы беткәч ул ягулык станциясенә барып, тимер канистрга ягулык тутырып алырга теләгән, дип искәртелә.

Тракторчыга "җитәкчелек канистрга ягулык агызып сатуны тыйды", бактан кала бернинди савытка да тутырып сатарга ярамый, бу хакта боерык килде, дигәннәр.

"Башнефть"тә "Пруфы"га бу уңайдан ГОСТлар белән танышыгыз, дип киңәш иткәннәр. ГОСТ таләпләренә ярашлы, нефть продуктларын махсус савытларга гына агызып сатарга ярый.

Транспорт белгече Олег Арефьев исә ГОСТ таләпләрендә нинди канистрларга ягулык агызырга яраганы әйтелгән, әмма ягулыкны шушы савытларга гына тутырып сатарга мәҗбүриләүче бер норматив документ та юк, ди.

"Шул ук вакытта ГОСТта әйтелгәнчә, ягулык салу станцияләрендәге кагыйдәләрне бу станцияне кулланучы оешма җитәкчеләре билгели. Шуңа күрә бу җитәкчеләр теләсә нинди кагыйдәләр кертә ала, әйтик зәңгәр канистрларга тутырмагыз дияргә дә мөмкин. Ә кулланучыларның бу чикләүне хокукларымны боза дип, шикаять итәргә хакы бар. Проблем шунда – беркем шикаять итмәячәк, ә бу тыюның канунлы булмавы турында мәхкәмә карары юк икән, тыю гамәлдә калачак", ди ул.

Белгеч әлеге кагыйдәнең кертелүе - ягулыкка кытлык тууы белән дә бәйле булырга мөмкин дип саный.

"Монда урып-җыю эшләренең башлануын да онытмаска кирәк. Мондый тыюлар башка төбәкләрдә дә, узган елларда да булган иде. Ягулыкка кытлыкны булдырмаска тырышалардыр дип фаразлыйм. 20 литрлы канистра белән бу кытлык барлыкка килмәячәк билгеле, әмма 200 литрлылары белән дә киләләр бит. Шуңа күрә тотканнар да машина багыннан тыш башка бернинди дә савытка тутырмаска дигән эчке боерык чыгарганнардыр, дип уйлыйм. Мондый очракта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүнең дә мәгънәсе юк. Ширкәт кыр эшләре барганда ягулык базарындагы ажиотажны киметү өчен шулай эшләдек дисә, 100 процент ышаныч белән әйтәм, мәхкәмә аның ягына басачак”, дигән белгеч.

  • Кичә, 6 августта Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде. Иң соңгы чара буларак Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим итте.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин һәм дизель җитмәве турында хәбәрләр фонында ягулыкка бәяләр дә үсә. Мәсәлән, "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында унынчы тапкыр бензинга бәя арттырды.
  • Июль башында активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим иткән иде.
  • “Мин икътисадчы түгел, әлбәттә, шуңа гади кеше буларак әйтәм – безне кабат талыйлар! Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм. Нефть олигархлары безне талый!" диде активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG