Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгарган


Айрат Дилмөхәммәтов. Архив фотосы
Айрат Дилмөхәммәтов. Архив фотосы

Әлегә аны кая күчерәселәре билгеле түгел, бу сентябрь ахырында булырга мөмкин. Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Шул исәптән, Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә. Аларда тоту шартлары иң кырысы, дип искәртә "Аспекты".

Мәхкәмә Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгарган. Бу хакта “Аспекты”га аның туганнары хәбәр иткән.

3 августта Читаның Ингодински районы мәхкәмәсе 5нче төзәтү колониясенең башкорт сәясәтчесе һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү турындагы үтенечен канәгатьләндергән.

“Җәза үтәү мөддәте итеп – өч ел биргәннәр. Читадагы 5нче төзәтү колониясе әле дә аның мәхкәмә карарына апелляция шикаятен җибәрмәгән”, дип сөйли туганнары.

Әлегә аны кайсы колониягә җибәрәчәкләре турында мәгълүмат юк, бу хәл сентябрь ахырында булырга мөмкин, диелә.

Русиядә аерым тәртипле берничә колония бар. Алар арасында Краснояр краеның Минусинск шәһәрендәге һәм Владимир өлкәсендәге начар даны чыккан колонияләр дә бар. Аларда тоту шартлары иң кырысы һәм туганнары белән дә елга ике тапкыр кыска, бер тапкыр озын күрешү рөхсәт ителә. Көнгә сәгать ярым йөреш каралган. Тоткыннар камера төрендәге биналарда утыра. Бу – төрмә эчендәге төрмә кебек, дип искәртә “Аспекты”.

  • Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
  • 2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
  • Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.
  • 2020 елның 24 августында Айрат Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG