Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган


Дмитрий Шаталин
Дмитрий Шаталин

Ул бу постларны 2022 елның 24 февралендә язган. Адвокат Максим Усов исә постлар "гаскәрне кимсетү" турындагы маддә әле бөтенләй булмаган чакта чыккан дип искәртә.

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Дмитрий Шаталинны гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып, 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

Август ахырында Instagram-да сугышка каршы язган постлары өчен полиция аңа "кимсетү" турында беркетмә төзегән иде.

Шаталин үзе беркетмәдә бу постларны 2022 елның 24 февралендә язуын искәртә.

Адвокат Максим Усов егетне бу маддә нигезендә гаепләүләре – канунсыз ди.

"Беренчедән, ул постларын "гаскәрне кимсетү" турындагы маддә әле бөтенләй булмаган чакта чыгарган. Икенчедән, шәхсән үзем бу постларда Русия кораллы көчләре һәм аларның гамәлләре белән бернинди бәйлелек тә күрмим. Совет чорыннан бирле "Булмасын сугыш", "Дөньяга – тынычлык" дигән шигарләр эленеп тора. Хәзер бу рәсемнәрнең авторларын эзләп табып, җаваплылыкка тартыйк мени инде?", ди адвокат.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Асылда илдә хәрби цензура кертелде, ул массакүләм мәгълүмат чараларына сугышны дәүләт күзлегеннән тыш яктыртуны тыя.
  • Узган елның 22 декабрендә Русия президенты Владимир Путин Украинага басып керүне "махсус хәрби операция" урынына ниһаять сугыш дип атады. Моңа кадәр түрәләр 10 ай буена "махсус хәрби операция" дип килде.
  • Азатлык Башкортстанда гаскәрне кимсетү маддәсе нигезендә штрафка тартылучылар турында даими язып тора. Соңгыларыннан: әйтик август уртасында Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
  • Июльдә Уфада яшәүче егеткә сугышка каршы ике пост язуы өчен 40 мең сум штраф салганнар иде.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Әләкләшү очраклары Башкортстанда берничә мәртәбә күзәтелде. Әйтик былтыр майда Уфада яшәүче Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салганнар иде, ул коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатлар ябыштырган булган. Регина өстеннән аның күршесе Елена Сафронова әләкләгән, Сафронова полициягә һәм Башкортстандагы бала хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.Ул коммуналь фатирдагы күршесенең "патриот булмаган карашлары" турында хәбәр иткән һәм ике яшьлек улын нинди шартларда тәрбияләвен тикшерүне сораган диелде.
  • Октябрь уртасында Кушнаренкодагы ярминкәдә украин артисты Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" җыры яңгыравын Радий Хәбировка әләкләгәннәр иде. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылды, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иттеләр. Дөрес, җитәкчегә гаскәрне "кимсетте" дип, штраф салулары хәбәр ителмәде.
  • Быел июнь аенда исә Башкортстанда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG