Accessibility links

Кайнар хәбәр

Золымнан качкан беларуслар Литвада чит ил ватандашы паспортын ала алачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде. Литваның гамәлләре – Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.

Сәяси эзәрлекләнүләре аркасында Беларустан Литвага килгән беларуслар чит ил ватандашы паспорты ала алачак. Бу хакта Литваның Мөһаҗирлек департаменты мөдире Эвелина Гудзинскайте хәбәр итте. Аның искәртүенчә, элегрәк илдә ел саен шундый берничә дистә паспорт бирелгән, әмма хәзер аларның саны күпкә артыграк булачак.

"Бу бик мөһим яңалык. Беларуска кайтырга курыккан, нишләргә икән дип уйлаучылар. Литвада мондый беларуслар ничә – төгәл әйтү авыр, әмма моңа ихтыяҗлары туардай берничә мең беларус турында сүз бара", дигән ул. Җитәкченең сүзләрен Delfi китерә.

Гудзинскайте искәртүенчә, чит ил ватандашы паспортына сәяси яки һуманитар сәбәпләр белән Беларуска кайта алмаучылар гына дәгъва итә ала.

  • Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде. Литваның гамәлләре – Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.
  • Чит ил ватандашы паспорты – Европа берлегенең кайбер илләрендә чит ил ватандашларына бирелә торган документ. Аны үз илендә паспорт ала алмаучыларга бирәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG