Кайнар хәбәр

Уфада чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә Абхазия кешесе үзенең авызын тегеп куйган һәм кан тамырларын кискән

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, егетләр бирегә караклык белән шөгыльләнгәннәре өчен кергән. Алар чит машиналарны ачып кереп аннан кыйммәтле әйберләр урлаган. Бу гамәлләрен бөтен Башкортстан буйлап кылганнар диелә.

Уфаның чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә Абхазия кешесе үзенең авызын тегеп куйган һәм кан тамырларын кискән. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә.

Алик һәм Ираклий анда Русиядә булу кагыйдәләрен бозган өчен урнаштырылган булган һәм өч ай буе ватаннарына депортацияләүне көткән, дип яза канал.

Егетләр башта ачлык игълан итеп караган, әмма файдасы булмаган. Алик соңгы чарага барган: беләкләрен кискән һәм авызын тегеп куйган диелә. Шул рәвешле ул үзен бирегә урнаштыруларына каршылык күрсәткән.

Ирнең үзен җәрәхәтләве турындагы мәгълүматны Башкортстан эчке эшләр министрлыгында да раслаганнар. Ufa1.ru басмасы тәртип саклаучыларга сылтама белән җиткерүенчә, егетләр караклык белән шөгыльләнгән: алар чит машиналарны ачып кереп аннан кыйммәтле әйберләр урлаган. Бу гамәлләрен бөтен Башкортстан буйлап кылганнар диелә. Аларга каршы җинаять эше ачылган.

Егетләр берничә тапкыр ялган паспортлар күрсәткән булган, шуңа аларның эше әле дә мәхкәмәгә җибәрелмәгән, тикшерү бара диелә.

  • Ике ел элек Уфаның чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә Казакъстан ватандашы, милләте белән башкорт булган Рөстәм Дәүләтшинны да урнаштырганнар иде. Аны исерек хәлдә булу-булмавын ачыклау өчен медицина тикшерүе үтмәүдә гаепләделәр.
  • Соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе Дәүләтшинны Казакъстанга депортацияләү карарын гамәлдән чыгарды, аны азат иттеләр.

​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG