Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында канун өлгесен Русия думасына җибәргәннәр


Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

Аны Татарстан Дәүләт шурасының Украинадагы сугышта катнашучы депутаты Эдуард Шәрәфиев тәкъдим иткән иде.

Татарстан дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев республика парламентына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытлары турында федераль канун өлгесе керткән иде. Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәргәннәр. Бу хактагы мәгълүмат Русия думасы сайтында чыкты.

Күптән түгел Эдуард Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең никадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.

Канун чыгаручылар шурасы канун өлгесен карауга кабул иткән. Аны Думаның саклану комитетына җибәргәннәр.

  • Июнь уртасында депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырган иде. Аның әйтүенчә "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана". Шуңа күрә яки гомуми мобилизация кирәк, йә мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакытын билгеләү зарур, әйтик бер ел дип".
  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG