Төньяк Корея лидерының Русиягә алты көнлек сәфәре кысаларында ике ил арасында рәсми килешүләр төзелмәде. Һәрхәлдә ике яклы документларны имзалау турында хәбәр ителмәде.
Ким Чен Ын Русиягә 12 сентябрь көнне килде. Соңгы тапкыр ул Русиядә 2019 елда булган иде.
13 сентябрь көнне Ким Чен Ын Амур өлкәсендәге "Көнчыгыш" космодромында Русия президенты Владимир Путин белән очрашты.
Җомга көнне Ким Амурдагы Комсомольскида авиация заводында булды. Аңа шулай ук Су-35 хәрби очкычлары башкарган маневрлар күрсәтелде.
Шимбә иртәсендә Ким Чен Ын үз поездында Приморский өлкәсенә килде. Анда ул Русия саклану министры Сергей Шойгу белән очрашты. Аерым алганда, Ким Чен Ынга "Кинжал" ракет комплексын, Ту-160, Ту-95МС һәм Ту-22М3 очкычларын күрсәттеләр. Тын океан флотының "Маршал Шапошников" фрегатында Төньяк Корея лидеры "Калибр" канатлы ракет комплексларын карады. Бу ракетлар, "Кинжал"лар кебек үк Украинага һөҗүм өчен кулланыла.
Аннары, Ким Чен Ын азык-төлек сәнәгате оешмаларында булды.
- Элегрәк The New York Times газеты Ким Путиннан галәм өлкәсе һәм су асты флоты өчен заманчарак технологияләр, шулай ук азык-төлек ярдәме алырга тели дип язган иде.
- Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота. Вашингтон кораллар бирелгән очракта АКШ Пхеньянга да, Мәскәүгә дә өстәмә санкцияләр кертәчәген кисәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум