Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләренә битлек кию тәртибе кире кайта башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Роспотребнадзор узган атнада коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка артты, шундый 11,5 мең очрак теркәлде, дип белдергән иде. Шул ук вакытта хастаханәгә керүчеләр 20 процентка арткан.

Русиядәге берничә төбәкнең хакимиятләре битлек кию тәртибен яңадан торгызу турында игълан итте, дип яза "Коммерсантъ". Әлегә бу чара киңәш кебек кенә һәм бары тик сәламәтлек саклау оешмаларында гына кертелә.

Роспотребнадзор узган атнада коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка артты, шундый 11,5 мең очрак теркәлде, дип белдергән иде. Шул ук вакытта хастаханәгә керүчеләр 20 процентка арткан.

Кайбер төбәкләрнең хакимиятләре сәламәтлек саклау оешмаларында битлек киюне киңәш итә, моны мәҗбүри итүче төбәкләр дә бар.

Әйтик Сарытау өлкәсендә әлегә хастаханәдә эшләүчеләргә генә битлек киюне мәҗбүри иткәннәр. Пермь краенда саклану министрлыгы поликлиника һәм хастаханә баш табибларына "ОРВИ һәм коронавирус эпидемиясен булдырмас өчен" битлек кию тәртибе кертергә кушкан.

Тула, Псков, Иркутски өлкәләрендә, Төмәндә, Ханты-Манси автоном бүлгесендә, Мәскәү өлкәсендә дә битлек кию белән бәйле төрле киңәшләр булган. Петербурда коронавируска каршы бер генә чикләү бар: август ахырында шәһәр губернаторы Александр Беглов рөхсәт алмаган килеш митинглар, демонстрацияләр, пикетлар һәм башка чаралар үткәрүгә тыюны озайтты.

  • Быел март аенда "Стопкоронавирус.рф" рәсми порталы коронавируска каршы күмәк иммунитет һәм вакцина ясатучылар саны турында исәпләүләр алып барудан туктады. Күп кешедә COVID-19га каршы тәнчекләр вакцина ясатмаса да һәм авыру билгеләре күренмәгән булса да табылган, статистиканы шул сәбәпле дә алып барудан туктаталар диелде.
  • 2021 елның 11 октябреннән Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясату кертелгән иде. Аерым алганда 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары, социаль оешмалар, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәләре, сәнәгать оешмалары, төзелеш, хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре һәм түрәләр вакциналанырга тиеш иде.
  • Былтыр март аенда исә мәҗбүри вакцина ясату таләбен гамәлдән чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG