Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан


Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумында чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week форумында чыгыш ясый

Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада IT белгечләргә зур кытлык барын белдерде. Бу хакта ул 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында әйтте.

"Узган уку елында безнең югары уку йортлары IT белгечләр әзерләп чыгаруны 4,5 мең кешегә арттыра алды. Безнең ихтыяҗ — 10 мең белгеч. Бүген югары уку йортларына әлеге белгечләрне кабул итүне арттырырга, IT белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә тотарга һәм оешмалар белән актив элемтәдә тотырырга кирәк", диде ул.

Бүген Татарстанда 11 югары уку йортында һәм 21 урта һөнәри белем үзәгендә IT белгечләр әзерләнә. Югары Ослан районында Иннополис университеты эшли. Анда 35 илдән 1 239 студент белем ала.

Форум барышында Русия премьер-министры Михаил Мишустин Русиядә 820 мең IT белгеч эшләвен белдерде. Аныңча, бу саннар узган елдан 15 процентка күбрәк.

  • 2022 елның 24 февралендә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң чит илгә китүчеләрнең зур өлеше IT белгечләр булды. Узган елның сентябрендә мобилизация башланганчы, HR-холдинг сораштыру нәтиҗәләрен чыгарган иде. Анда айтишникларның өчтән бер өлеше Русиядән бер ел эчендә китәргә планлаштыруы күренде. "Альфа-банк" аналитиклары узган елның өченче чирегендә Русиядән якынча 1,2 миллион кеше киткән булырга мөмкин дип фаразлады. Дигитал үсеш министрлыгы IT белгечләрне Русиядә калдыру өчен аларга армиядән азат итәргә тәкъдим иткән иде.
  • Узган ел ахырында Русиянең дигитал үсеш министры Максут Шадаев ел башыннан илнең барлыгы 10 процентка якын IT белгече читкә киткән һәм кире кайтмаган дип белдергән иде. Аның әйтүенчә, Русиянең 100 меңләп IT-белгече чит илдә кала бирә.
  • Русиядә имин түгел, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була ала дип саный Азатлык белән сөйләшкән IT-белгечләр. Мисал итеп алар "Вагнер" фетнәсен китерә. Сугышка да күбрәк кешене алырга мөмкиннәр дип борчылалар. Шул ук вакытта Татарстанда мобилизация ягыннан хәлләр тыныч дип уйлаучылар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG