Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Банк ислам банкингы исемлегенә беренче оешманы – "Ак Барс Банк"ны кертте


"Ак Барс Банк". Архив фотосы
"Ак Барс Банк". Архив фотосы

Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстанда, Башкортстанда, Чечня һәм Дагыстанда башланды. Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов  бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми, дигән иде.

Татарстанның Ак Барс банкын беренчеләрдән булып ислам банкингын сынап карауда катнашучылар реестрына керткәннәр. Бу хакта Үзәк Банк матбугат хезмәте хәбәр итә. Ислам банкингын сынап карау быел сентябрьдә Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстанда, Башкортстанда, Чечня һәм Дагыстанда башланды.

Беренче катнашучы барлыкка килгәннән соң, Үзәк Банк бу исемлекне үзенең сайтына урнаштырган, исемлек яңартылачак.

Ислам финансларын сынау вакыты 1 сентябрьдән башлап ике ел дәвам итәчәк. Тәҗрибәдә финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк.

  • Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена. "Бүген Татарстанда Русия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Казан федераль университетында ислам финансларыннан магистр програмнары бар, өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Безгә бу эшне көчәйтергә кирәк", ди ул.
  • Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады. Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан гына катнашачак диелде, соңрак канун өлгесенә Татарстан белән Башкортстан да кертелде.
  • Сентябрь уртасында АКШ финанс министрлыгы Ак Барс Банкка чикләүләр кертте.
Белешмә: Ислам банкингы

Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية‎;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге. Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG