Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хәмердән агуланып үлүчеләр арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел сигез айда 116 кеше үлгән, былтыр шул ук чорда исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлүчеләр саны 99 кеше булган. Иң күп үлүчеләр Уфада теркәлгән – 23 кеше.

Быел гыйнвардан августка кадәр Башкортстанда исерткеч эчемлекләрдән агуланып 116 кеше үлгән. Бу хакта Роспотребнадзор белешмәләренә таянып Mkset җиткерә.

Иң күп үлүчеләр Уфада теркәлгән – 23 кеше. Икенче урында Стәрлетамак – 11 кеше, өченчедә Белорет һәм Уфа районнары, анда бишәр кеше үлгән.

Шул ук вакытта бу елның сигез аенда хәмердән агуланып үлүчеләр саны былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 17 кешегә артыграк, былтыр андыйлар саны 99 булган.

4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кеше эчкечеклектән интегә.

Узган ел Башкортстанда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.

Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп – 5454 кеше. Икенче урында – Стәрлетамак (4233 кеше), өченчедә – Бәләбәй (817 кеше), Дүртенчедә – Туймазы (769 кеше) бишенче урында – Октябрьски (705 кеше).

  • Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу алдагы белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк
  • Уртача алганда, Татарстанда яшәүче бер кеше 2022 елда 15 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.
  • Быел җәй Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы (сидр) белән агуланып үлү очраклары турында хәбәр ителде. Ульян өлкәсендә алма шәрабы эчүдән 16 кеше үлгән, 35 кеше агуланган иде. Самар өлкәсендә дә алма шәрабы эчеп өч кеше үлде. Удмуртия хөкүмәт рәисе урынбасары Эльвира Пинчук та ике кешенең: 20 яшьлек егетнең һәм 34 яшьлек хатын-кызның авыр хәлдә булуын хәбәр итте. Алар барысы да Самар өлкәсендәге эшмәкәр саткан "Мистер Сидр" эчемлеген кулланган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG