Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатарны тоткарлап билгесез юнәлештә алып киткәннәр


Арсен Джеппаров Салават шәһәрендәге колониядән иреккә чыкты. 17 апрель 2023 ел
Арсен Джеппаров Салават шәһәрендәге колониядән иреккә чыкты. 17 апрель 2023 ел

Аларның берсе - Арсен Джеппаров "Хизб-ут Тәхрир" эшендә гаепләнеп җиде елга хөкем ителгән иде, ул иреккә быел апрель аенда гына чыкты.

Аннексияләнгән Кырымда Ялта янындагы Кызылташ (Краснокаменка) авылында кырымтатарлар Эмиль Назарбеков һәм моңарчы җиде ел колониядә утырып, быел яз гына иреккә чыккан Арсен Джеппаров тоткарланган. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Кичә, 26 сентябрьдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Назарбековта тентү үткән. Җиде полиция хезмәткәре килгән булган, алар өйдән наркотиклар һәм корал эзләүләрен әйткән. Назарбеков "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Рефат Алимовның сеңлесе белән өйләнешкән. Тентү узгач Эмиль назарбековны билгесез юнәлештә алып киткәннәр.

"Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә җәза мөддәтен үтәп, быел апрельдә колониядән азат ителгән Джеппаровны көндезге сәгать өчләрдә тоткарлаганнар. Куәт оешмалары вәкилләре аны кибет янында туктаткан, бөтереп алып җиргә яткырган һәм башына корал терәгән диелә. Соңрак ирне машинага төртеп керткәннәр, дип җиткерә хокук яклаучылар.

Беренче тапкыр Арсен Джеппаров 2016 елның 18 апрелендә тоткарланган иде.

2019 елның ноябрендә Дондагы Ростовтагы Көньяк хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир"нең "Ялта эше" нигезендә аны террорчы дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, җиде елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге башлыгы Эскендер Бариев 2023 елның ярты елында Кырымда барлыгы 37 тентү узуын белдергән иде. Аларның 29ы кырымтатарлар йортларында булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG