Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында теркәлү системында проблемнар чыгу сәбәпле чиратлар барлыкка килгән


Казан һава аланы. Иллюстратив фото
Казан һава аланы. Иллюстратив фото

"Бизнес Online" язуынча, Астанага, Петербурга һәм Мәскәүгә очышлар тоткарлана. 

Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара һава аланында эчке очышларга теркәлүгә чиратлар барлыкка килгән. Һава аланындагы таблолар да дөрес эшләми, дип җиткерә "Бизнес Online". Онлайн-таблоларда да төзексезлекләр күзәтелә диелә.

Бүген, 28 сентябрьдә Русия һава ширкәтләре юлчыларны теркәү системы белән проблем булуын җиткерде. "Аэрофлот" юлчыларны билетлар сатып ала торган Русия системы - "Леонардо"да төзексезлекләр турында кисәтте. Шулай ук мондый проблем барлыгын "Победа"да һәм "Урал һава юллары"нда да белдерделәр. Сервисны уйлап тапкан "Ростех" оешмасы чит илдән көчле DDOS-һөҗүм булуын белдерде.

"Бизнес Online" язуынча, Астанага, Петербурга һәм Мәскәүгә очышлар тоткарлана.

  • Соңгы араларда Татарстанда һәм Русиядә очышлар белән бәйле авырлыклар еш була башлады.
  • Соңгы берничә айда дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә. Бу "Келәм" ("Ковер") планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр. Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый.
  • Очкычлар да еш ватыла башлады. 20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан иде
  • 12 сентябрьдә Мисырдагы Хургададан Түбән Новгородка баручы очкыч техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булды.
  • 11 сентябрь көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG