Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мобилизациядә хезмәт итү вакытын чикләү турындагы канун өлгесен хупламаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондый тәкъдим белән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыккан.

Депутатның мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме Русия Думасы каршындагы канун чыгаручылар шурасында хуплау тапмаган. Депутатлар хәрбиләрнең хезмәт итү вакытын чикләүче мондый канун өлгесен Думага кертмәскә киңәш иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Шураның дәүләт иминлеген канун белән тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре комиссиясендә (аны Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев җитәкли) Шәрәфиевның мондый үзгәрешләр кирәклегенә бернинди дәлилләре юк дип саныйлар. Шул ук вакытта мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт вакытларын билгеләргә кирәкме - моны комиссия аңлатмаган.

Шәрәфиев тәкъдим иткән канун өлгесенә югары пулат идарәсе һәм Федерация шурасының саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондарев та тискәре бәяләмә биргән.

Эдуард Шәрәфиев үзе исә бу тәкъдим "чын-чынлап безнең кешеләрнең мәнфәгатьләрен яктырта" дип саный һәм басмага әйтүенчә, канун өлгесен кире алырга җыенмый. Ул аны Татарстан парламентында карауларын көтәчәкмен дигән.

  • Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.
  • Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү турындагы федераль канун өлгесен Татарстан Дәүләт шурасына быел җәй кертте. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр.
  • 2022 елның көзендә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителде. Башта хакимиятләр бары тик хәрби тәҗрибәсе булганнар гына чакырылачак дигән иде, соңрак бу ялган булып чыкты. Русия прокуратурасы русияләрне канунсыз мобилизацияләүнең 15 мең очрагын таныды. Былтыр саклану министрлыгы 300 мең кешенең мобилизацияләнүен әйткән иде, димәк, уртача һәр егерменче русияле хәрби комиссариатлар тарафыннан канунсыз гамәлләргә дучар булган дигән сүз.
  • Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде. Соңрак ул кайтты һәм фронтка кире китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG