Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында


Татарстан башкаласы Казан
Татарстан башкаласы Казан

Тикшеренү мәгълүматынча, Казанда яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк.

Русиянең миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләре арасында иң отышсыз ипотека Казанда бирелә. "ЦИАН" күчемсез милек агентлыгы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Тикшеренү мәгълүматынча, Казанда яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк. Монда ипотка өчен аена 60 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк булачак. Ә шундый ук торакны арендалап яшәү — 24,8 мең сумга төшәчәк.

Мәскәүдә (2,3 тапкыр кыйбатрак) һәм Петербурда (2,2 тапкырга) да шундый хәл күзәтелә диелә. Шул ук вакытта Татарстанда яшәүче гаиләләрнең 27,3 проценты гына ике бүлмәле фатирны ипотекага сатып алырга сәләтле. Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Татарстан — 42нче урында.

  • Быел августта Казанда 9,7 миллиард сумга 1097 фатир сатылган. Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче. "Кемдер акчаларын инфляциядән коткара, кемдер ипотека кредитларының проценты артудан куркып сатып ала", ди алар.
  • Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG