Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ мөһаҗирлектәге журналист Юлия Фәйзрахманова белән кызыксына


Юлия Фәйзрахманова
Юлия Фәйзрахманова

Фәйзрахманова үзе эш кузгатуның төп сәбәбе августта Япониядә узган "Пост Русиянең ирекле халыклары форумыннан соң, аның "Activatica"га язган мәкаләләре булырга мөмкин дип саный.

Казаннан Төркиягә киткән активист, "Activatica" журналисты Юлия Фәйзрахмановага каршы "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылды, дип яза "Активатика" "Татарская якудза" телеграм каналына сылтанып.

Канал җинаять эзәрлекләвенә Фәйзрахманованың быел гыйнвар аенда Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы сәбәпче булган ди. Чыгышында ул татарларны актив рәвештә Украинаны хупларга чакырган. Шулай ук аны ЛГБТ хәрәкәтен хуплауда гаеплиләр.

"Мин ул чыгышның минем өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңладым, тик мин журналист, минем коралым – сүз. Украинада кешеләр бомба астында, аларны үтерәләр, өйләрен юк итәләр – бу вазгыятьтә мин үз иминлегем өчен куркып, дәшми кала алмыйм ", дип сөйләгән Фәйзрахманова "Activatica"га.

Әмма Фәйзрахманова үзе эш кузгатуның төп сәбәбе августта Япониядә узган "Пост Русиянең ирекле халыклары форумыннан соң, аның "Activatica"га язган мәкаләләре булырга мөмкин дип саный. "Миңа калса, нәкъ менә шул журналистлык позициясе куәт хезмәткәрләренең өстәлендә яткан эшне тартып чыгару һәм башлатып җибәрү өчен нигез булды", дип фаразлый Юлия.

  • Юлия Фәйзрахманова – Казанда билгеле активист. Ул көрәштәшләре белән Займище бистәсендә Иделне, шәһәрдәге Казансу ярын ком белән күмүдән саклап калды, су буйларындагы төзелешләргә каршы чыкты, Гаврилов урамындагы әрәмәлекне, Әмәт бистәсендәге урманны да кисүгә каршы чыгыш ясады, чүп яндыру заводы төзүгә каршы булучылар сафында да булды.
  • Соңгы бер елда ул Татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларда да еш күренде. Хәтер көне, аерым пикетлар, татар милли хәрәкәтен бастыру өчен ачылган җинаять эшләре нигезендә оештырылган мәхкәмәләргә дә Юлия активист буларак та, журналист буларак та килә иде. Ул татар активистлары, аларның эшчәнлеге хакында "Activatica" интернет проектына яза иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG