Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм аңа 500 мең сум штраф салынган. Бу мәгълүматны Саранскида эшләүче адвокат Марат Ашимов Азатлыкка раслады. Сарански Ленин районы мәхкәмәсе сайтында да Шәфиев эше нигезендә хөкем карары чыгуы хәбәр ителә.
Мәхкәмә сайтында язылганча, Фәһим Шәфиев Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4 өлеше нигезендә хөкем ителгән ("Төркем белән кылынган һәм яки аеруча зур күләмдәге, яки гражданны торак бинага хокукыннан мәхрүм итүгә китергән акча белән бәйле хәрәмләшү").
Зур күләмдәге сумма дип бер миллион сумнан арткан акча санала. Бу маддә нигезендә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Дин әһеленең нәрсә өчен хөкем ителүе мәхкәмә сайтында әйтелми.
Әлеге эш нигезендә Шәфиевнең хисапчысы Марат Әбүзәров та 3 елга хөкем ителгән.
- Фәһим Шәфиев — Мордовиядәге өч мөфтинең берсе. Ул 1982 елда республиканың Ләмберә районы Аксюн авылында дөньяга килә. 1998 елда Оренбур өлкәсенең Богырыслан "Әл Фуркан" ислам институтын тәмамлый. 1999 елда Согуд Гарәбстаны ислам университетында белем ала. 2003-2004 елларда Казандагы Русия ислам университетында гарәп телен укыта. 2003-2007 елларда — Казан ислам көллияте мөгаллиме. 2007-2008 — көллиятнең ректоры булып тора.
- 2008 елдан Мордовиянең мөфтие булып сайланды. 2012 елда Бөтенрусия мөфтияте идарә җитәкчесе итеп билгеләнде.
- 2013 елда ул дини белем алу өчен мөселманнарны чит илгә җибәрмичә, үзебездә укытуны җайлауны сорап Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте. Чит илдә ватанны яратырга өйрәтмәүләрен әйтте.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы һөҗүм иткәннән соң Фәһим Шәфиев сугышны хуплап чыкты. Ул Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен дә белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум