Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ябык Telegram-каналда урыслар турында калдырган фикере өчен татарстанлыга җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мосыйфуллин фамилияле егет ябык Telegram-каналда фикер калдырган. Ул анда урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелә. Егеткә "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачылган.

Татарстанда яшәүче иргә тикшерү комитеты Telegram-каналда язган сүзләре өчен "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачкан. Ул татар чатларында урысларга карата көч куллану гамәлләре кылырга чакырган, дип хәбәр итә "Бизнес Online". Басма чыганакларына таяна.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ябык Telegram-каналда Мосыйфуллин фамилияле егет фикер калдырган. Ул анда урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелә.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, иргә Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе 2 өлеше нигезендә( "Көч куллану янаулары белән нәфрәт яки дошманлык уяту") җинаять эше ачылган. Аны алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • Кичә, 12 октябрьдә "Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды - ред.) элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка да Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылуы билгеле булды.
  • Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелә.
  • Активист гаебен танымый һәм "сүзләремдә бернинди криминал юк", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG