Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: дога кылу, ялгыз пикетлар, шигар тотып фотога төшү


Казандагы чарада катнашучылар
Казандагы чарада катнашучылар

15 октябрь – Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.

"Моннан 471 ел элек безнең әби-бабаларыбызның каннары елга булып аккан. Шуңа да карамастан алар үз теләкләре белән шәһәрне дә бирмәгән, телне һәм динне дә бирмәгән. Соңгы тамчы каннарына кадәр азатлыклары өчен көрәшкәннәр. Әлхәмдулилла, аларның дәвамчылары - без.

Инде 471 елдан соң да бирегә килеп, Сөембикә манарасы янында үз телебездә дога кылабыз, үз телебездә сөйләшә алабыз икән, димәк милләтебез исән. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, әби-бабаларыбызның рухлары шат булсын", диде язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Шулай ук Казан имамы Габдерәүф Зәбиров һәм Айрат Шакиров та дога кылдылар.

15 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында – аерым алганда Татарстан хөкүмәте бинасы янында һәм Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты. Катнашучылар "Алар тез чүкмәде, баш бирмәде, шуңа алар исән бүген дә! 1552 мәңге хәтердә!" дигән шигар тотып торды.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге Хәтер көне чарасын 15 октябрьдә үткәрмәкче булган. Канунда каралганча, бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Активистлар шулай эшләгән дә: 5 октябрьдә Казан башкарма комитетына белгертү хаты тапшырганнар. Чараны Камал театры мәйданында, йә Тинчурин бакчасында үткәрергә теләк белдергәннәр.

Тик шәһәр җитәкчелеге канунга сылтанып, хатның каралмаячагы турында әйткән. Активистлар фаразынча, аларга белдерү хатын соңарып тапшырдыгыз дип әйтмәкче булалар.

Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, (әлеге хат Азатлыкта бар) активистлар митингны 15 октябрь көнне көндезге 12дән башлап, көндезге өчкә кадәр үткәрмәкче булган. Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре, пикетлар турындагы федераль канунга ярашлы, бу хакта 10 көннән дә соңга калмыйча белгертергә, хатны кулдан тапшырырга кирәк булган. Әмма активистлар белгертү хатын кулдан 5 октябрь көнне 17:20 сәгатьтә генә тапшырганнар. Шул рәвешле, башкарма комитет фикеренчә, активистлар соңга калып хәбәр иткән.

Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды

Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.

Элегрәк үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем 15 октябрьдә Милли мобилизация көне үткәрергә чакырган иде.

"Хәтер көненә багышланган плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чакырабыз. Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны интернетта таратыгыз" диелде төркем мөрәҗәгатендә.

"Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО низамнамәсендә беркетелгән" дип искәртте мөрәҗәгать авторлары.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG