Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә активист Рамилә Сәетова эшен янә карый башлады. Ул хөкемдар һәм прокурорны кире какты


Рамилә Сәетова (Галим)
Рамилә Сәетова (Галим)

Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.

Бүген, 18 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага ачылган җинаять эшен карауга яңадан кереште. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе") гаеплиләр.

9 октябрьдә бу җинаять эшен үзе аерым гына караган хөкемдар Артур Сөләйманов дәүләт гаепләвенең Сәетова эшен өч хөкемдардан торган коллегия карарга тиеш дигән үтенечен канәгатьләндерде. Шул ук утырышта хөкемдар Сәетованы сак астында тоту вакытын киләсе елның 13 гыйнварына кадәр озайтты.

Хәзер Сәетованың эшен Киров район мәхкәмәсенең өч хөкемдарыннан торган коллегия карый, коллегиянең рәисе - Артур Сөләйманов, әгъзалары - Рәфис Нәбиев һәм Рөстәм Шәймөхәмәтов.

"Idel.Реалии"-га шаһитләр әйтүенчә, мәхкәмә утырышы бүген ачык булган. Утырыш башланганчы Рамилә Сәетова халыкка һәм медиага "1нче тикшерү изоляторында җитәкчелек алышынды һәм шуннан соң тоткыннарга мөнәсәбәт үзгәрде", дип сөйләгән.

"Хәзер китерелгән ризыкларны ашап була. Хатын-кызлар корпусында һәр камерага суыткыч һәм телевизор куелды. Җылылыкны яңарттылар. Хәзер краннан әйбәт су ага, элеккеге кебеге түгел", дигән ул.

Шулай ук Сәетова үзенә башка тоткыннар белән сөйләшүне тыюларын, изоляциядә тотарга тырышуларын әйткән.

Бүгенге утырыш башында Рамилә Сәетова эшен карый торган өч хөкемдарга да кире кагу белдергән. Аның әйтүенчә, аларның икесе - Сөләйманов һәм Нәбиев моңарчы берничә тапкыр "хокук бозулар белән" аны сак астында тотуны озайту турында карарлар чыгарган.

- Бу утырышта мине иреккә чыгарырга һәм кичекмәстән акларга тиешләр! Моны күптән эшләргә тиешләр иде инде. Һәр мәртәбәсендә мәхкәмә алдыннан тикшерү изоляторында әйберләремне җыям, анда башка кайтмас өчен, дип белдергән ул.

Шулай ук активист прокурор Туктамышовны һәм үзенә билгеләнгән адвокат Андрей Макшановны да кире каккан.

Бу кире кагуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Утырышта Рамилә Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдыруын таныган, әмма моны җинаять дип санамавын әйткән.

Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.

  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыкты.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.
  • Быел 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
  • Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG