Бүген, 19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында патриотик тәрбия турындагы канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Депутатлар аны бертавыштан хуплады. Очрашуга парламентка узмаган сәяси фиркаләр дә чакырулы иде.
Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов канун өлгесен патриотик тәрбия эшчәнлеген берләштерү дип атады. Соңрак әлеге тәкъдимгә депутатлар һәм сәяси фирка вәкилләре үз фикерен белдерде.
ЛДПРның Татарстандагы вәкиле Марсель Габдрахманов Көнбатыш сәясәтен тәнкыйтьләде һәм идеология кертергә чакырды. Шул ук вакытта ул бүген Русиянең Украинага каршы һөҗүмен сугыш дип атады һәм хәрбиләр җитмәвен әйтте.
"Без махсус операция өчен марафон үткәрдек. Ихтыярилар, контракт төзүчеләр юк. Ул юридик яктан гына махсус хәрби операциясе дип атала. Путин моны сугыш дип әйтә. Сугыш дип аталса, барысы да үзгәрә, шул исәптән икътисад та. Бу кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Бик озакка. Йә Финляндия чиратта, йә Румыния. Алар безнең җитәкчелекне алмаштыруны максат итеп куйды. Шуңа да идеологик патриотик тәрбия нигез булырга тиеш", диде ул.
"РОСТ" фиркасе вәкиле Марат Бохараев ватанпәрвәрлек тәрбиясенә финансларны арттырырга тәкъдим итте.
"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин канун өлгесен хупласа да, бүгенге милитаристик тәрбиягә каршы чыгыш ясады.
"Бүген патриотизмны милитаристик темага алыштыру бара. Бу балалар һәм яшьләр өчен киләчәктә билгесез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Көч куллануга өйрәтү җәмгыятьтә җәберләүне генә арттыра. Кайбер мәктәпләрдә алгебра урынына марш ясарга өйрәтәләр. Икенче дөнья сугышы каһарманнары турында инша язалар, ләкин ел саен бер үк әйберне язу дөрес түгел. Яңа алымнар кирәк", диде ул.
Аныңча, чын патриотларны бүген "ят агент" дип игълан итәләр.
"Патриотик тәрбия чынбарлыкка туры килергә тиеш. Бер яктан, безгә актив гражданнар булырга кирәк диләр, икенче яктан, гадел сайлау өчен көрәшүчеләрне "ят агент" дип игълан итәләр. Безгә сәяси актив булырга кушалар, әмма синең фикерең хакимиятнеке белән туры килмәсә, "ят агент" дип аталырга мөмкинсең. Бу — бик куркыныч әйбер. Патриотик тәрбиянең чынбарлыкка туры килмәве ышанычны киметә һәм тискәре нәтиҗәләргә китерә. Совет берлеге таркалганда аны якларга чыгучы булмады. Пригожин фетнәсенә каршы кем чыкты — беркем дә чыкмады диярлек. Бу формаль эш булмаска тиеш", диде ул.
Дәүләт шурасындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Путинның тышкы сәясәте, аның илне саклавын яклыйбыз диде.
"Бердәм Русия" фиркасе вәкиле Азат Хамаев исә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны тәнкыйтьләде, гәрчә исемен атамаса да.
"Нинди хокукый кырда яшибез? Беренче сорауга җавап табарга тиешбез: төбәк башлыгы үз улына кеше кыйнаган өчен каһарман исеме бирә, аннан соң аны барлык мөселманнар каһарманы дип әйтә. Кем моңа җавап бирә ала? Тагын бер сорау: райондагы бер мәктәпнең урыс теле сыйныфында безнең классикларның портретлары куелган. Янәшәдә Солженицыин портреты тора. Мин моны аңламадым", диде ул.
Залдан: "Солженицынның ни катнашы бар?" дип кычкырдылар.
Хамаев "мин үз фикеремне әйтәм" дип кенә кырт кисте. Шулай ук ул Русия төбәкләрдәге икътисади бәйләнешләр, студентларның аз стипендия алуына борчылуын әйтте.
Депутат һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бердән-бер татарча чыгыш ясаучы булды. Ул ватанпәрвәрлекнең мәхәббәт яки нәфрәт белән алып барылуын әйтте, соңгысы Һитлер алып барган сәясәткә туры килә диде.
Аныңча, Русиягә идеология кирәкми. Ватанпәрвәрлек булсын ул, халыкларның тигез хокуклы булуы кирәк диде.
"Нинди идея белән берләшәбез соң? Халыкларның тигез хокуклыгы, бергәлеге, бер максатка бару белән берләшергә тиештер бит инде. Хәзерге вазгыятьне карасаң, безгә бу максатка әле бик ерак. 24 октябрьдән 15 гыйнварга кадәр Алабуга тыюлыгында Куликово экспозициясен күрсәтә башлаячаклар. Совет чорында Куликово сугышын татарларга, яисә татар-монголларга, Алтын Урдага каршы көрәш дип күрсәттеләр. Моны караган бала урда кем ул дип сораячак. Аңа әти-әнисе элекке татар дип әйтергә мөмкин", диде ул.
Зәйдулла Русияне поляк интервентларын азат итүдә катнашкан татарлар, Парижга бәреп кергән татар-башкортлар тарихы халыкларны берләштерә ала дип ышана.
Ахырдан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш чорында бу тема әһәмиятле дип санавын белдерде.
Канун өлгесен 78 депутат хуплады.
Канун өлгесен язуда Дәүләт шурасының 13 депутаты катнашкан. Алар арасында Татарстан президенты каршындагы туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, парламентның мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов бар. Канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән әзерләнгән.
Канун өлгесендә 7 төп бурыч куелган. Анда Русия һәм Татарстан конституцияләрен хөрмәт итүне тәрбияләү күздә тотыла. Шулай ук халыкта "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга әзер булу", "хәрби бурычны намус белән үтәү" хисен булдырырга телиләр. Русия һәм Татарстан дәүләт символларына горурлык хисе сеңдерү, дәүләт хезмәте абруен арттыру, армиядә хезмәт итүгә әзерлекне камилләштерү эше алып барылачак. Канун өлгесендә "гаилә институтын ныгыту" һәм "традицион кыйммәтләрне саклау", экстремизмга каршы тору турында әйтелә.
- Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
- Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә. Шулай ук "Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте", дип язылган.
- Мәгариф белгече Марат Лотфуллин фикеренчә, бүген мәктәпләрдә солдат әзерләүгә юнәлтелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум