Кайнар хәбәр

Сүрия Израилне һава аланнарына һөҗүмдә гаепләде

Димәшктәге һава аланы
Димәшктәге һава аланы

Ике кешенең һәлак булуы әйтелә.

Сүрия хакимияте якшәмбе көнне Израилнең Димәшк һәм Алеппо һава аланына һөҗүм ясавы турында белдерде. Дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, очкычларның очып китү һәм төшеп утыру урыннарына зыян килгән. Ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителә. Барлык рейслар да Латакия һава аланына күчерелгән.

7 октябрьдә Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң, бу Израилнең Сүрия һава аланына өченче һөҗүме. Израил армиясе һөҗүмне рәсми расламады һәм кире дә какмады. Моңа кадәр Израил Иран тарафлы кораллы төркемнәр үзләренә һөҗүм ясауда әзерлек өчен куллана дип Сүриядә берничә корылмага ут ачкан иде.

Фәләстин ягы Газзә сызыгында тыныч халык арасында яңа корбаннар турында хәбәр итә. 7 октябрьдән бирле Газзәдә һәлак булганнар саны дүрт меңнән артып киткәне әйтелә. Израилдә ким дигәндә 1400 кеше һәлак булган.

БМО карамагындагы биш халыкара агентлык Газзәдә һуманитар кризисның киңәюен әйтеп, кичекмәстән төбәкне утка тотуны туктатырга һәм төбәккә һуманитар ярдәм кертү мөмкинлеген булдырырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG