Азат милләтләр лигасы Украинаның беренче татар фронт парамедик экипажына "Биомед ВМ 1600" хаста мониторы сатып алып җибәргән. Бу хакта лига хәбәр итә.
Сентябрь аенда Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылды. Аңа Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев нигез салды. Экипажга өч кеше кергән иде. Бу — Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.
Азат милләтләр лигасы хәбәр итүенчә, татар экипажының реанимобиле тулысынча диярлек кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган. Монда үпкәне ясалма җилләтү җиһазы, кислород концентраторы, аспиратор һәм дефибриллятор бар. Соңгы вакытта хаста мониторына ихтыяҗ туган. Ул ашыгыч ярдәм, үпкәне ясалма җилләтү һәм анестизия вакытында авыруның физиологик халәтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хаста мониторы лиганың әгъзалары һәм тарафдарлары хисабына сатып алынган.
Сәид Исмәгыйлев Азат милләтләр лигасына рәхмәт белдергән.
"Бу җиһаз фронтта нәтиҗәле итеп актив эшләр дип өметләнәбез. Күпләрнең гомере сакланып калыр. Бергә җиңәрбез!", дип әйткән ул.
Лига Исмәгыйлев белән Идел-Урал халыкларының бүгенге хәле, бәйсезлек турында да сөйләшкән.
Сәид Исмәгыйлев Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мөфти вазифаласын калдырып ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Исмәгыйлев "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.
Мондый хәлгә калмас өчен Исмәгыйлев ике юл күрсәтте. Беренчесе — мобилизациядән качу. Икенчесе — әгәр инде сугышка киткәнсез икән, әсир төшү.
Быел 30 августта Сәид Исмәгыйлев татарларны Татарстанның суверенитет көне белән котлады һәм азатлыкка ирешү юллары хакында сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум