Казанда ишек алларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк. Хәзергә 2,7 мең кеше генә җыелган. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин әйтте, дип җиткерә "Реальное время".
"Оешмалар кышка 2700 урам җыештыручы белән керә. Бүген эшчеләр җитмәү турында әйтү килешмәс, әмма берничә санны атап үтәсем килә. Хәзерге тарифлар кысаларында, идарәче ширкәтләрнең биләмәләрен чистартып тору өчен бу 2700 кешегә тагын 500 кеше өсти алалар. Әмма нормативларга күрә бер кешегә 3600 дүрткел метрны чистартырга кирәк. Моны исәпкә алганда, Казан ишегалларын тулысынча карап тору өчен урам җыештыручыларның саны 6,5 мең кешедән артык булырга тиеш", дигән ул.
Аның әйтүенчә моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел". Татарстан башкаласы ишегалларын җыештырырга бу санда урам җыештыручыны җәлеп итсәләр, бу территорияне карап тору белән бәйле тарифларның артуына китерәчәк.
"Һәм шәһәрдә моның кадәр кеше дә юк. Шуңа күрә булдыралганча механикалаштыруны арттырырга, техниканы җәлеп итәргә кирәк", дип саный Искәндәр Гыйниятуллин.
Хәзерге вакытта Казанда йортлар каршындагы биләмәләрнең мәйданы 25 млн дүрткел метрны тәшкил итә диелә. Бу мәйданны идарәче ширкәтләр чистарта. Ишегалларын чистарту өчен кышка 200 берәмлек техника әзерләнгән. 10 ел эчендә техниканың саны 1,7 тапкырга арткан.
- Казан хакимиятләре шәһәрне төзекләндерүчеләргә кытлык барлыкка килүен быел февраль аенда да искәрттеләр. Шәһәр мэры Илсур Метшин бүген шәһәргә 500 урам себерүче җитми дигән иде.
- "Шәһәрне төзекләндерү" хезмәтендә йөк машинасы йөртүчеләре дә 26 процентка җитми. Нәтиҗәдә, без техниканы нәтиҗәле куллана алмыйбыз", диде ул. Аның сүзләренчә, эшчеләр җитмәүнең сәбәбе хезмәт хакының түбән булуына бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум