Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь галим Азат Мифтахов киләсе елның февраленә кадәр сак астында калачак 


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә озайттылар.

Бүген, 31 октябрьдә Киров шәһәренең Первомайски район мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка чикләү чарасын озайту утырышы үтте. Аны сак астында тоту вакытын өч ай да өч көнгә - 2024 елның 6 февраленә кадәр озайттылар. Бу хакта FreeAzat Telegram-каналы җиткерә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу вакыт эчендә тикшерүче Азатны психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре һәм җинаять эше материаллары белән таныштырмакчы була. Адвокат сак астында тотуны озайтуларына каршы чыккан.

Моннан тыш Мифтаховның адвокаты Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Киров өлкәсе идарәсе соратып алган документларны 30 көн эчендә бирми дигән һәм моны югары инстанциягә шикаять итәргә туры киләчәген белдергән.

Шул ук вакытта Азатның кичә, 30 октябрьдә Русия сәяси тоткыннары белән бергә протест белдереп бер көн ачлык тотуы да әйтелә.

5 сентябрь көнне Кировның Первомайски мәхкәмәсе аны террорчылыкны аклау эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алган иде. Азатның яклавы бу мәхкәмә карарын шикаять итте, әмма Киров өлкәсе мәхкәмәсе шикаятьне кире какты.

  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.
  • 4 сентябрьдә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, диде ул.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG