Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бюджет акчаларын саклап калу өчен ЗАГСлар санын киметәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан хөкүмәт йорты мәгълүматынча, хәзерге вакытта актларны теркәү белән Казандагы, Чаллыдагы, 43 муниципаль райондагы ЗАГС оешмалары шөгыльләнә.

Татарстанда ватандашлык хәле актларын (туу, өйләнешү, аерылышу, үлем, баланың атасын ачыклау) теркәргә мөмкин булган җирлекләрнең санын киметәчәкләр. Татарстан Дәүләт шурасы бу хактагы канун өлгесен республика хөкүмәт йортына керткән, дип яза "Коммерсантъ".

Татарстан хөкүмәт йорты мәгълүматынча, хәзерге вакытта актларны теркәү белән Казандагы, Чаллыдагы, 43 муниципаль райондагы ЗАГС оешмалары шөгыльләнә. Шулай ук бу эшне ике меңнән артык кеше яши торган 42 шәһәр һәм авыл җирлегенең башкарма комитетлары башкара.

Түрәләр әйтүенчә, Татарстандагы 20 авыл һәм шәһәрнең башкарма комитетлары 2019 елдан алып 2023 елның июленә кадәр бер генә теркәү эше дә башкармаган.

Шуңа күрә хөкүмәт бу 20 җирлектәге башкарма комитетларны әлеге вәкаләтләреннән мәхрүм итмәкче була. Алар арасында әйтик Лаеш районының Комлы Кавал һәм Столбище, Биектауның Бөреле, Дөбъяз, Усады, Алабуганың Танайка авыллары бар. Бу "бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту һәм ЗАГС оешмаларыналга таба оптимизацияләү" өчен эшләнә диелә.

  • Быелның тугыз аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 395,5 млрд сум керем алган. Рөстәм Миңнеханов "бу безне тынычландырырга тиеш түгел, вазгыять үзгәрергә мөмкин" диде. Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде.
  • 2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG