Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына очачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элек ул очышларын Мәскәүгә башкара иде. Мәскәү һава аланнарына дроннар очып килә башлагач, һава ширкәте "иминлек тәэмин итү өчен" Русия башкаласына очудан туктады. Хәзер ул Казанга оча башлаячак.

"Төркмәнстан һава юллары" ширкәте әлегә Русиягә очышлар башкарганда бары тик Казанга гына очачак. Һава ширкәте 1 августта Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.

"Төркмәнстан һава юллары" сайтында әйтелгәнчә, Ашхабадтан Мәскәүгә булган очышлар урынына Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсы ачыла.

Казан аша булачак очышлар атнасына биш тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булыр дип ниятләнә.

Хәзерге вакытта Төркмәнстаннан Русиягә ике һава ширкәте генә оча: "Төркмән һава юллары" һәм Русиянең S7 һава ширкәте, соңгысы очышларын Мәскәү аша дәвам итә.

  • Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән пилотсыз очкычларны зарарсызландырулары турында белдерде. Алар моңа Украинаны гаепли, Киев үзе фикер белдерми.
  • Дроннар аркасында Мәскәү һава аланнарында очкычларны кабул итү яки очыртып җибәрүгә чикләүләр кертелә. Бу "Келәм" ("Ковер") планы дип атала. Аларны Мәскәүдәге ачык һава аланнарына да, Русиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәләр.
  • Мәскәүгә дроннар һөҗүме булган чакта очкычларның маршрутын үзгәртү һава ширкәтләренә өстәмә чыгымнар ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG