Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Украинадан басып алынган җирләрне сугышта катнашкан русияләргә өләшергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Депутат Алексей Журавлев фикеренчә бу  "Ерак Көнчыгыш һектары" һәм "Арктика һектары" кебек үк програм була ала. Икесендә дә "бер һектар җиргә илдә яшәүче һәркем дәгъва итә ала". Ә менә Украинадан басып алган җирләрне бу һөҗүмдә катнашканнар арасында гына бүләргә тәкъдим ителә.

Русия думасы депутаты, "Ватан" ("Родина") фиркасе башлыгы Алексей Журавлев Русиядә "Көнчыгыш Украина һектары" дигән яңа програм башлатырга тәкъдим итә. Ул Русиянең Украинадан аннексияләгән дүрт яңа төбәгендә гамәлдә булырга тиеш. Шул хакта канун өлгесе әзерләнә, дип яза "Коммерсантъ".

Басма белән сөйләшкән чакта Журавлев хәзер Русия "100 миллионнан артык һектарга" зурайды дигән. "Без җиңгәннән соң бу җирләрне кемнәрдер эшкәртергә тиеш булачак бит инде", дигән ул.

Фетнәчел Луһански, Донецки "халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең баскынлыктагы җирләрен беренче чиратта "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша) катнашканнарга бирмәкчеләр. Депутат фикеренчә бу "Ерак Көнчыгыш һектары" һәм "Арктика һектары" кебек үк програм була ала.

"Ерак Көнчыгышта һәм Арктикада бер һектар җиргә илдә яшәүче һәркем дәгъва итә ала. Ә менә Донецки, Луһански "халык республикалары"нда, Запорожье белән Херсон өлкәләрендәге җирләрне аларны азат итүдә турыдан-туры катнашканнар арасында бүләргә тәкъдим итәм", дигән Журавлев.

Депутат искәртүенчә, әлегә бу тәкъдим әзерләнә генә.

  • Былтыр декабрьдә 2014 елда аннексияләнгән Кырымда да Украинага каршы сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләре бирү турында канун кабул иттеләр. Быел апрель башында исә, Кырымның Русиягә буйсынучы хакимиятләре Украинага каршы сугышта катнашканнарга җир бирү турында фәрманнар өләшә башлады.
  • Беренче этапта барлыгы 511 кишәрлек әзерләнгән, аларның гомуми мәйданы 56 һектар. Бу җирләр Сак районында урнашкан, дип хәбәр ителгән иде.
  • Украина юристлары кырымнарны кисәтте: ярымутрау баскынлыктан азат ителгәч, Русия хакимияте канунсыз бүлеп биргән теләсә нинди җир кишәрлекләре кире тартып алыначак, ә аларның хуҗаларын Украина хакимиятләре хөкем итәргә дә бик мөмкин, ди алар.
  • Русия Украинага былтыр 24 февральдә һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG