Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бала туганнан соң, аны дәүләт тәрбиясенә бирмәкчеләр.

Русиядә аборт ясау фикереннән баш тартып, баланы тудырырга булган хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр. Дума депутаты Солтан Хәмзәев хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голиковага шундый мөрәҗәгать җибәргән, дип җиткерә "Новости" агентлыгы.

Бу тәкъдимдә акча түләп кенә калмыйча, алга таба баланы дәүләткә тапшырырга да тәкъдим ителә.

"Башта аборт ясарга теләп, соңрак баланы табарга булган хатын-кызларга финанс кызыксындыруы бирү, алга таба баланы тәрбияләү өчен дәүләткә тапшыру фикерен карарга тәкъдим итәм. Баланың гомерен саклап калу - Русиядә абортлар санын киметү стратегиясендә иң мөһиме. Югарыдагы тәкъдимнәрне хуплауны һәм үз карашыгызны белдерүне сорыйм", диелә депутат мөрәҗәгатендә.

Хәмзәев әйтүенчә, хатын-кыз аборт ясатырга булган икән, баланы коткаруның иң нәтиҗәле ысулы - аны дәүләт тәрбиясенә алу.

  • Июль ахырында Татарстанда йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Сентябрьдә Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан. Бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аерым алганда аннексияләнгән Кырым да бар.
  • Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG