Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы хәрби мәхкәмә ихтыярины дезертирлык өчен алты елга төрмәгә хөкем иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

29 яшьлек Рафаэль Мигранов 2022 елның июнендә Шәйморатов батальоны белән Украинадагы сугышка киткән, минометчы булып хезмәт иткән. Хәрби контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр озайтылуын белмәвен сөйләгән. Ярты ел үткәч өенә кайтып киткән диелә.

Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсе Миңлегали Шәйморатов батальоны ихтыярие - 29 яшьлек Рафаэль Миграновны мобилизация чорында дезертирлык кылуда гаепле дип табып алты елга ирегеннән мәхрүм иткән (Җинаять кодексының 338 маддәсе, 3 өлеше).

Бу хакта хәрбинең адвокаты Дмитрий Сәйфуллинга сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә. Аның сүзләренчә, дәүләт гаепләве җиде ел сораган булган. Әлеге маддә нигезендә күп дигәндә 15 елга кадәр утыртулары бар.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Рафаэль Мигранов абыйсының Украинадагы сугышта үлүен белгәннән соң, 2022 елның июнендәРусия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган. Шәйморатов батальонында ул минометчы булып хезмәт иткән. Хәрби контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр автомат рәвештә озайтылуын белмәдем дип сөйләгән. Ул ярты ел сугышта булганнан соң Иглин районына кайтып, тимер юлда машинист булып эшләвен дәвам иткән.

Хәрби гаебен өлешчә таныган һәм үзен шартлы рәвештә иректән мәхрүм итәрләр дип өметләнгән. Ул хөкем карарын шикаять итмәкче.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.
  • Быел сентябрьдә Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты. Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG