Accessibility links

Кайнар хәбәр

Контрактчылар һәм ихтыярилар Русия гаскәреннән сугыш беткәнчегә кадәр китә алмаячак


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Сибирь.Реалии искәртүенчә, былтыр сентябрьдә Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте.

Бу хакта очрашуда катнашучыларның берсе - Александр Сладков җиткерде. Очрашуда әйтелгәннәрнең рәсми тексты чыкмады.

Сибирь.Реалии искәртүенчә, былтыр сентябрьдә Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.

Өлешчә мобилизация игълан ителгән вакытта саклану министрлыгы белән төзегән контрактлары гамәлдә булган хәрбиләргә хезмәт иткән урыннарыннан китүне тыйдылар. Хәзер исә президент сүзләреннән аңлашылганча, бу сугышта катнашучы бөтен кешегә дә кагыла.

Хәрби хезмәттән авыру, яралану, гаиләдә өченче бала туу кебек сәбәпләр белән генә китәргә мөмкин.

Кичә, 8 ноябрьдә Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсенең Миңлегали Шәйморатов батальоны ихтыярие - 29 яшьлек Рафаэль Миграновны мобилизация чорында дезертирлык кылуда гаепле дип табып хөкем итүе билгеле булды. Ул контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр озайтылуын белмәгән, ярты ел сугышта булганнан соң өенә кайтып киткән, эшли башлаган. Ирне алты елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты.

  • Контракт белән хезмәт итүчеләрне хезмәт вакыты чыкса да, азат итмәүләре турында хәбәрләр даими ирешеп тора. Әйтик "Алга" батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итте, Казандагы мәхкәмә моны кире каккан иде.
  • Азатлык Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында язып чыккан иде. Альфред Галимовның туганы да энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
  • Моңарчы Думада да мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG