Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дзержински шәһәрендә җомга намазы вакытында бер кеше гранатага охшаш әйбер тотып мәчеткә бәреп кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җәен әлеге гыйбадәт йортына куәт оешмалары килеп җомга намазын өзгән иде.

Мәскәү өлкәсенең Дзержински шәһәрендәге мөселман үзәгендә җомга намазы вакытында бер кеше кулына гранатага охшаш әйбер тотып бәреп кергән. Ул исерек хәлдә булган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Диния нәзарәте хәбәр итә.

Имам җомга намазын өзәргә мәҗбүр булган. Нәзарәтнең мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мәхәллә халкы югалып калмаган, намазны өзүченең гамәлен туктата алган.

"Бер мәхәллә кешесе, агрессор кулыннан гранатаны алды һәм аны махсус хезмәтләр килгәнче кулында тотып торды. Шуннан соң аны хокук саклаучыларга тапшырды. Соңрак ачыкланганча, бу граната муляжы булган", диелә.

Гранатаны кулында тотып торган мәхәллә әгъзасын бүләкләячәк диелә. Шул ук вакытта мөфтият хокук бозучыга карата гадел җәза чыгарылыр дип өметләнә.

14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Шаһитлар төшергән видеода имам һәм намаз укучыларның комачауламау үтенеченә куәт оешмасы вәкилләре колак салмавы күренә. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Аяк киемен салу үтенечен куәт оешмасы вәкиле автоматка кагылырга теләү дип кабул итте. Намаз вакытында тавыш чыкты.
Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.

Августта мәхкәмә Дзержински мәчете эшен туктатты.

Аңа кадәр Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә тикшерү узды. Күптән түгел — 20 октябрьдә әлеге гыйбадәт йортында куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте.

Соңгы вакытта куәт оешмалары Мәскәүдәге гыйбадәт йортларында да тикшерүне көчәйтте. Русия башкаласының Митино һәм Южное Бутово районнарындагы намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылды. Моңа Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы йогынты ясаган дип фаразлый мәхәллә җитәкчесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG