9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томалануы уңаеннан, үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активистлары Telegram-га нигез салган Павел Дуровка ачык хат чыгарды. Алар мессенджердагы һәр кулланучының сәяси хокукларын һәм сайлау иреген хуплауны сорый, "оппозицион медиаларны юкка чыгару өчен пычрак технологияләр куллануларына" юл куймаска чакыра.
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында аерым алганда "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" премьер-министры дип аталган Рафис Кашапов, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле Нәфис Кашапов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бар.
Алар башкорт оппозициясе каналларын ботлар ярдәмендә яки кулланучыларны сатып алып шикаять иттергәннәр дип саный.
"Соңгы вакытта бу технологияне кулланып, Русия хакимиятләренә каршы булган Тelegram-каналларны күпләп томалауларын күзәтәбез. Без нигез салган ресурслар да Кремль яклы көчләр һөҗүменә дучар булып дип сагаябыз. Русия-Украина сугышы дәвам итүе аркасында Көнбатышка каршы кәефләр арткан вазгыятьтә, хакимият чагыштырмача ирекле матбугатны контрольгә алмакчы була ", диелгән ачык хатта.
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны да искә алган, аны Путин режимы корбаны дип атаган. "Янәсе ул хәрби яки хәрби- техник белешмәләр туплаган - бу махсус хезмәтләрнең ачыктан-ачык провокациясе" дип белдергән алар.
- 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
- Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.
- "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" - дөньядагы татарлар берләшмәсенә булышуны, Русия деколонизациясенә юнәлтелгән иҗтимагый - сәяси эшчәнлекне максат итеп куйган иҗтимагый берләшмә.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан чит илләрдә милли хәрәкәт активистлары активлашты. Республикаларның бәйсезлеге турында сүзләр ешрак ишетелә башлады. 2022 елның язында "Азат милләтләр лигасы" булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум