Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең микрокредит оешмаларына бурычлары рекордлы 350 миллиард сумга җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, керемнәр инфляция артыннан җитешә алмый ди.

Русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сумга җиткән, ул якынча дүрт миллиард доллар дигән сүз. Бу хакта "Известия" газеты яза.

Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Мондый кредитларда төп процент елына 292 процентка кадәр җитә.

Басма "МиР" микрофинанс оешмалары берләшмәсе белешмәләренә сылтана.

Оешма мәгълүматынча, бер ел эчендә мондый кредит алучыларның саны 2,7 миллион кешегә арткан. Ел ахырына кадәр гомуми бурыч тагын 10 миллиард сумга артырга мөмкин.

Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Үзәк банк инфляцияне акрынайту өчен төп процентны арттыра. Шуңа кредитларның бәясе дә, бурычка алучыларга таләпләр дә арта һәм бу вазгыятьтә микрофинанс оешмаларының тәкъдимнәре мөштәриләр өчен отышлы булып күренми дип яза газет.

Язмада искәртелгәнчә, кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала. Бу Үзәк банк шартларны кырысландырган вазгыятьтә дә дәвам итә. Әгәр төп процент артмаса, кредитларны ике тапкырга күбрәк алырлар иде, диелә.

  • Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы аена 100 мең сум хезмәт хакын якынча 9,1 елдан соң гына ала башлаячак. Республика илдәге хезмәт хаклары үсеше исемлегендә 21нче урында тора. Башкортстанда хәлләр тагын да мөшкелрәк. Бу исемлектә ул 34 нче урында тора. Башкортстаннарның яртысы 100 мең сум хезмәт хакына 10,2 елдан соң гына өметләнә ала.
  • Элегрәк кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.
  • Шул ук вакытта Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG