Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Зеленский Радий Хәбиров хакимияте җитәкчесенә каршы чикләүләр кертте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Зеленский искәртүенчә, бу чикләүләр "баскынлыктагы җирләрдән Украина балаларын урлауга һәм депортацияләүгә катнашы булганнарга, шулай ук төрле ысуллар белән Русиянең Украинага каршы террорына булышучы затларга" карата кертелгән.

Украина президенты Владимир Зеленский Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга, республикада бала хокуклары вәкиле Ольга Панчихинага һәм элек мәгариф министры булып эшләгән, хәзерге Башкортстан Корылтае депутаты Айбулат Хаҗинга чикләүләр кертте.

Русиянең физик затларына чикләүләр кертү турындагы фәрман Украина президенты сайтында чыкты. Санкцияләргә 100ләп русияле һәм Русиянең 40лап ширкәте эләккән.

Зеленский искәртүенчә, бу чикләүләр "баскынлыктагы җирләрдән Украина балаларын урлауга һәм депортацияләүгә катнашы булганнарга, шулай ук төрле ысуллар белән Русиянең Украинага каршы террорына булышучы затларга" карата кертелгән.

"Дәүләтебезнең аларга басымын көчәйтәбез. Аларның һәрберсе кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш һәм без бу кешеләрнең Украина белән бернинди элемтәләрен калдырмаячакбыз", диде Зеленский.

Башкортстаның өч вәкиленә дә чикләүләр биш елга кертелгән. Бу вакыт эчендә аларның Украинадагы мөлкәтләре томаланачак. Шулай ук аларга Украинага килү һәм анда эшкуарлык алып бару тыела.

Украина чикләүләренә Русия бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова, шулай ук ул нигез салган, сәүдәгә корылмаган "Квартал Луи" оешмасы кергән. Беларусның хакимият яклы активисты һәм хәйрия фондына нигез салган Алексей Талайга каршы да санкцияләр кертелгән.

  • Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинц мәгълүматынча, сугыш барышында Украинадан Русиягә барлыгы 16 меңнән артык бала чыгарылган.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
  • Русия хакимиятләре балаларны хәрби хәрәкәтләрдән "коткардык" дип ышандыра һәм әти-әниләре яки кайгырту-күзәтүгә алучылары мөрәҗәгать итсә, кире кайтарырга әзер булуларын әйтә.
  • Русиягә украин балаларын депортацияләүгә Беларус та булыша. Александр Лукашенка кушуы белән балаларны Русиягә "сәламәтләндерү өчен" дип Беларус аша алып чыгалар. Аларны Беларустагы аланнарга урнаштыру белән Талай фонды шөгыльләнә. Моннан тыш Лукашенка режимына украин балаларын Беларуска чыгарырга Беларусның Кызыл хач җәмгыяте дә булыша

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG