Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган. Митингка рөхсәт бирмәнгәннәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырганнар. Әмма бу чарага бәйсез медиаларның журналистларын кертмәгәннәр. Бу хакта "Курьер.Среда" җиткерә.
Очрашу җирле мәдәният йортында үткән. Җыелышка кемнәрне кертәсен полиция хәл иткән. Шаһитлар әйтүенчә, җыелыш үткән залда сугышка җибәрелгәннәрнең туганнарына караганда полиция хезмәткәрләре һәм түрәләр күбрәк булган. Чарага барлыгы 30лап кеше җыелган.
Залга ВГТРК һәм өлкә хакимиятләре контролендәге ОТС телеканаллары журналистларын керткәннәр. Ә "Коммерсантъ", НГС, РЕН ТВ һәм кайбер бәйсез медиа хәбәрчеләренә рөхсәт итмәгәннәр.
"Тимер эзли торган җиһаз аша гына уздырдылар. Мобилизацияләнгәннәрне дә, аларның туганнарын да бөтенесен бина эчендә тикшереп чыгалар, букчаларында нәрсә булуын, плакатларына нәрсә язуларын карыйлар. Хәрбиләрнең туганнарының күбесе медиа белән сөйләшергә теләми, барысы куркытылган хәлдә", дип яза "Курьер.Среда".
Журналистлар белән сөйләшергә ризалашканнар бу очрашудан ниндидер файда буласына, хакимиятләрнең алар куйган таләпләргә колак салуына ышанмавын әйткән.
Элегрәк Себернең берничә шәһәрендә, шул исәптән Новосибирски һәм Красноярда мобилизацияләнгәннәрнең туганнары 19 ноябрьдә туганнарын сугыштан өйгә кайтаруны таләп итеп митинг уздырмакчы иде. Новосибирски мэриясе аларга бу чараны тыйды.
Чараны оештыручылар аерым алганда мобилизацияләнгәннәргә сугышта булу вакытын бер ел дип билгеләүне, яралыларны хәрби хезмәттән азат итүне таләп итә.
- Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
- Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.
- Күптән түгел Путин белән очрашуда булган Александр Сладков әйтүенчә, Русия президенты үзе дә Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак дигән карашта.
- Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
- Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр. Тик ул хуплау тапмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум