Украина президенты Владимир Зеленский Татарстан премьер-министры урынбасары Евгений Варакинга һәм республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллинга чикләүләр кертте. Бу хактагы фәрман Украина президенты сайтында чыкты.
Аерым алганда, түрәләр биш ел эчендә Украинадагы мөлкәтеннән куллана алмаячак, аларга Украина җирләрендә сәүдә операцияләре башкару, очышлар ясау, әйбер ташу чикләнә.
Татарстан үз карамагына алган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу белән җитәкчелек иткән Варакинның җир асты байлыклары белән куллануга махсус рөхсәтен гамәлдән чыгарганнар. Шулай ук аңа дәүләт милкен хосусыйлаштыруда, арендалауда катнашу, үзенә җир сатып алу тыелган.
- Санкцияләргә 100ләп русияле һәм Русиянең 40лап ширкәте эләкте. Алар арасында Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, республикада бала хокуклары вәкиле Ольга Панчихина һәм элек мәгариф министры булып эшләгән, хәзерге Башкортстан Корылтае депутаты Айбулат Хаҗин да бар.
- Зеленский искәртүенчә, бу чикләүләр "баскынлыктагы җирләрдән Украина балаларын урлауга һәм депортацияләүгә катнашы булганнарга, шулай ук төрле ысуллар белән Русиянең Украинага каршы террорына булышучы затларга" карата кертелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум