Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида мобилизацияләнгән ирне хәрби бүлекчәдән киткән өчен 10 елга утыртканнар, бу әлеге маддә нигезендә чыккан иң каты хөкем карары


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәхкәмә фаразынча, Егоров өч тапкыр хәрби бүлекчәдән киткән, шуңа күрә аның "хәрби хезмәттән бөтенләй качуы" турында нәтиҗә ясаганнар. Ул хәрби бүлекчәдә булмавын һәм анда килмәвен "өйдәге проблемнары һәм хатыны белән әрләшүе" аркасында дип аңлаткан.

Русиянең Амурдагы Комсомольски гарнизон хәрби мәхкәмәсе мобилизациягә эләгеп сугышка алынган Роман Егоровны үзбелдеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китү һәм дезертирлык эше нигезендә ун елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта "Медиазона" яза.

Мәхкәмә фаразынча, Егоров өч тапкыр хәрби бүлекчәдән киткән, шуңа күрә аның "хәрби хезмәттән бөтенләй качуы" турында нәтиҗә ясаганнар.. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, ул хәрби бүлекчәдә булмавын һәм анда килмәвен "өйдәге көнкүреш проблемнары һәм хатыны белән әрләшүе" аркасында дип аңлаткан.

Егоровны хәрби хезмәтне үзбелдекләнеп бер айдан артык вакытка ташлап китү (Җинаять кодексының 337нче маддәсе, 5 өлеше), хәрби бүлекчәгә ике тәүлектән артык килмәү (337нче маддә, 2.1 өлеше), хәрби хезмәтне бер айдан кимрәк вакытка ташлап китү (337нче маддә, 3.1 өлеше) һәм дезертирлыкта (338нче маддә, 3 өлеше) гаепле дип тапканнар. Җинаять маддәләренең бөтен өлешендә дә "мобилизация чорында" дип язылган.

"Медиазона" искәртүенчә, моңа кадәр үзбелдегең белән хәрби бүлекчәне калдырып китү маддәсе нигезендә чыккан хөкем карарлары арасында Хабаровски хәрбиенә чыгарылганы - иң кырысы. Моңа кадәр иң зур мөддәт - тугыз ел булган, шундый хөкем карарын быел июнь аенда Приморски краендагы хәрби мәхкәмә мобилизациягә эләгеп сугышка киткән Андрей Дивисенкога чыгарган.

  • Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты.
  • Шул вакыттан бирле "өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды. Бу Башкортсан белән Татарстан кешеләренә дә кагылды.
  • Күптән түгел Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсе Миңлегали Шәйморатов батальоны ихтыярие - 29 яшьлек Рафаэль Миграновны мобилизация чорында дезертирлык кылуда гаепле дип табып алты елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • Казанда исә 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.
  • Быел сентябрьдә Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты. Мәдинә Каболаева авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG