Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсында тентү узган


Руслан Габбасов. Архив фотосы
Руслан Габбасов. Архив фотосы

"Минем өчен утырачагын әйтеп, әйберләре белән алып киткәннәр", дип яза Габбасов.

Сәяси мөһаҗир, "Башкорт" оешмасының элекке иң алдынгы активистларыннын берсе, чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"н оештырган Руслан Габбасовның абыйсында тентү узган. Бу хакта ул Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Габбасов әйтүенчә, аны әйберләре белән алып киткәннәр.

"Минем өчен утырачагын әйткәннәр. Сез кеше түгел, намуссыз һәм оятсыз кабәхәтләр. Әгәр бу гел шулай дәвам итәчәк дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Бу режим иртәме-соңмы җимереләчәк һәм барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк!", дип язган активист.

Быел мартта Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре Руслан Габбасовның Ишембай районындагы туганнарын тоткарлаган иде. "Федераль иминлек хезмәтенең Салаваттагы бүлекчәсенә минем әнине һәм бертуган энекәшемне алып киткәннәр. ФСБ – террорчы оешма, ул үзенең дошманы дип санаган кешеләрнең туганнарын һәм якыннарын тоткын итеп ала", дип белдерде Габбасов. Соңрак ул әнисен җибәрүләрен, ә "энесен әле дә тотуларын" хәбәр итте.

  • 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
  • Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG