Сахалин өлкәсендә кимендә дүрт кешене үтергән, кеше ашаучы Денис Горинны иреккә чыгарганнар. Аны колониядән азат итеп, Украинадагы сугышка җибәргәннәр. Бу хакта Сибирь.Реалии җиткерә.
Басмага Горнның хәзерге вакытта Көньяк Сахалин һоспиталендә дәвалануын әйткәннәр.
Горин беренче тапкыр 2003 елда үтерү һәм үлүченең мәетен мәсхәрәләү өчен хөкем ителгән булган. Аны 10 елга кырыс тәртипле колониягә җибәргәннәр, әмма үзен яхшы тоткан өчен ул 2010 елда шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән.
2011 елда абыйлы-энеле Денис һәм Евгений Гориннар бер кешене кыйнап ташлый. Кыйналучы аңсыз булган чакта Евгений Горин аны пычак белән кадап үтерә. 2012 елда Гориннар тагын бер кешене суя.
2012 елның җәендә Денис Горинның кимендә дүрт кешене үтерүе ачыклана. Тикшерү фаразынча, берсен ул 2010 елның ноябрендә үтергән, аннан соң мәетнең аякларыннан ит кисеп алып суыткычка куйган һәм соңрак ашаган. Мәхкәмә аны 22 елга аерым тәртипле колониягә хөкем итә.
Бер ай элек Горинның социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа фото чыккан - ул анда Z-символлы хәрби киемнән.
"Хәзер ул Көньяк Сахалинда, һоспиталдә. Уртача яраланган. Иректә, ярлыкау алган дип санарга да була. Әмма аны иректә озак калыр дип уйламыйм. Корбаннарының туганнары барысын да хәтерли", дип сөйләгән басмага тоткынның күршесе Дмитрий.
- Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә даими рәвештә үтерүчеләрне, көчләүчеләрне һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне иреккә чыгара башладылар. Аларның корбаннарының туганнары протест белдерсә дә, нәтиҗәсе юк.
- Күптән түгел Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде. Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.
- Шул рәвешле Песков беренче тапкыр рәсми рәвештә авыр җинаять кылган тоткыннарның фронтка алынуын, аларга президент ярлыкавы бирелүен таныды.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
- Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум