Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда төзелеш эшләре 19 процентка кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның төп өлешен торак йортлар алып тора.

2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Казанда төзелеш эшләре 43 млрд сумга башкарылган. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Бу узган елның шушы чорыннан 19 процентка азрак", диде ул.

Шакиров сүзләренчә, төзелеш эшләренең төп өлешен торак йортлар алып тора.

Шул ук вакытта Казанда тапшырылган торак йортлар 45 процентка үскән. Бу соңгы елларда алып барылган төзелеш нәтиҗәсе. Быелның 9 аенда Казанда 15,5 мең фатир һәм 1,3 мең шәхси йорт тапшырылган.

  • Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче. "Кемдер акчаларын инфляциядән "коткара, кемдер ипотека кредитларының проценты артудан куркып сатып ала", ди алар.
  • ЦИАН күчемсез милек агентлыгы тикшерүләре күрсәткәнчә, Казанда ана капиталына икенчел торак базарындагы фатирларның 3,6 дүрткел метрын гына сатып алып була.
  • Татарстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага — гаиләләрнең 27 проценты гына сатып алырга сәләтле.
  • Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG