Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның бәясе 14 процентка, Татарстанда – 9,3 процентка кыйбатланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе – 5,51 млн сум, Татарстанда исә 6,97 млн сумга җиткән.

Идел буе төбәкләре арасында шәһәр читендәге иң кыйбатлы йортлар Татарстанда сатыла. Аларның уртача бәясе 6,97 млн сум. Бәяләр 2023 елның башы белән чагыштырганда 9,3 процентка арткан. Ә иң арзанлы өйләр Мордовиядә, анда дача яки коттеджларга уртача бәя 3,66 млн сум. Бу хакта "Мир квартир" порталы белешмәләренә таянып РБК җиткерә.

Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе - 5,51 млн сум. Алар ел башы белән чагыштырганда 14,1 процентка кыйбатланган.

Русиядә иң кыйбатлы шәхси йортлар Мәскәүдә сатыла. Анда шәһәр читеннән өй сатып алу өчен уртача 25,72 млн сум кирәк. Петербурда шәхси йортларны 19,2 млн, Мәскәү янында исә 14,9 млн сумга сатып алып була.

Русия буйлап караганда иң арзанлы йортларны Курган өлкәсеннән (3 млн сум), Яһүди автоном өлкәсеннән (3,25 млн) һәм Кемер өлкәсеннән (3,3 млн сум) сатып алырга була.

"Мир квартир" порталы баш мөдире Павел Луценко фаразлавынча, шәхси йортларга уртача бәяләрнең артуы - вакытлы күренеш.

"Быел язын һәм җәен арзан тора торган йортлар һәм дачалар сатуга күп чыкты, шуңа уртача бәяләр төшкән иде. Әмма җәен һәм көзен бу объектларның бер өлешен сатып алып бетерделәр, кайбер хуҗалар өйләрен сатудан алып торды. Сатуда кыйбатлы торак кына калды һәм уртача бәяләр янә арта башлады. Шулай да бу шәхси йортларга бәя артуының бердәнбер сәбәбе түгел", дип аңлаткан Луценко.

Аның әйтүенчә шәхси йортларга ихтыяҗ артуы да күзәтелә, чөнки яңа төзелгән күпкатлы йортлардагы фатирлар кыйбатлангач, кешеләр өй алу ягын карый.

  • Узган ел ахырында Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарындагы торакларга күзәтү ясаган иде.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла. Иң кыйммәтле торак Казан тирәсендә урнашкан районнарда. Иң арзанлы тораклар Татарстанның күрше төбәкләр белән чиктәш районнарында сатыла. Иң түбән бәяләр — Чүпрәле районында.
  • Бер үк зурлыкта һәм шул ук материаллар белән төзелгән йортларның төрле районда төрле бәягә сатылуы ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Бу үз чиратында авыллардагы эшсезлек, түбән хезмәт хакы, түрәләрнең мәктәпләрне ябуы нәтиҗәсе.
  • Күрше Башкортстанда да Татарстандагы кебек вазгыять хөкем сөрә. Торак бәяләре районның зур шәһәрләрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлнең нинди булуына бәйле икәнен ачык күрергә мөмкин. Әлеге бәяләр Башкортстанда халыкның шәһәрләшүен күрсәтә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, бер үк йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында мондый йорт өчен 7 млн чыгарып түләргә кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG